Россиябез Президенты В.В.Путин яраткан спорт тө-ре - дзюдо. Бер караганда бер-берең белән сугышу, көч алышу кешене каты йөрәкле, көндәшеңне аямаслык хәлгә җиткерергә тиеш булса, дзюдо көндәшеңә һәм тормышка йомшак булуга өнди. Икенче төрле аны интеллектуаль, джентельменнар көрәше дип тә йөртәләр.
Сүзебез шул матур спорт төре белән шогыльләнгән һәм уңышлары турында да горурланып сөйли алырлык Мязитов Марат улы Ринатның уллары - Артур, Денис, Рустам турында булыр.
Бүген Россиядә, башка илләрдәге кебек, дзюдо популяр спорт төре. Көрәштә кулланган алымнар байлыгы аны аеруча матур итә. Дзюдо фәлсәфәсе - батыр тыныч булырга, көндәшеңне хөрмәт итәргә, тырышлыкка, үз максатыңа ирешергә ярдәм итә, көрәшче холкын тәрбияли. Үткән ел Федераль Сабантуйда мин көрәш белән ат чабышлары турында яздым, шуңа башыннан алып азагына кадәр ярышларны карадым. Мавыктыргыч ат чабышлары аңлашыла. Тагы татар көрәшен карадым, бу аерым төр. Каратэда аяк белән, бокста кул белән сугалар...
Дзюдо ярышларына килеп утырдым - фәлсәфәсен дә, көрәш алымнарын да аңламыйм икән бит. Спортсменнар бер-беренә ишегалдындагы ике әтәч кебек киләләр дә ябышалар, киләләр дә ябышалар. Сугу дигән әйбер юк монда. Бәлки шуңадыр да инде, дзюдода көндәшеңә йомшак булырга кушадыр. Дзюдо алымнары белән бераз ирекле көрәш (грек-рим көрәшенә) охшаган. Баскан килеш көндәшеңне аркасы өстенә - чалкан яткырсаң, я күтәреп бәрсәң - иң зур балл җыясың. Яткыру гына түгел, әле аны 15-25 секунд дә-вамында яткан килеш тотарга да кирәк, моңа тагын берничә балл өстәлә. Аңламаган ке-шегә бер-берсе өстенә ятып торганын карарга кә- мит инде менә! Аңлаучылар да бар. Алар инде, ике ян-якта спортчыларга киңәш-ләрен бирүче тренерлардан та катырак кычкырып, үзләренчә «киңәш» биреп тордылар. Башка ярышларда да шулайдыр инде.
Шулай, Саранск шәһәре 35 мәктәпнең 6 сыйныф укучылары Артур, Денис, Рустам, тренерлары Давид Рамазиевич Гвелесиани җитәкчелегендә, дзюдо белән ихластан шогыльләнүчеләр турында сүзем: уңышлары сөендерә. Бүген алар Мордовия чемпионнары, ә киләчәктә - Россиянең булырга тырышалар. Дүрт ел эчендә (алар шулкадәр вакыт бу спорт төре белән шогыльләнәләр) Саранск, Мәскәү, Ульян, Казан, Воронеж, Пенза, Түбән Новгород өлкәсенең Городец белән Дзержинск шәһәрләрендә, Йошкар-Ола, Чебоксары, Воронеж, Самара, Саратов ярышларында җиңүчеләр. Мәсәлән, 2022 елның 16 октябрендә Сасово шәһәрендә дзюдо буенча үткән ярышларда Мордовиянең А.В.Мишин исемендәге спорт көрәше һәм дзюдо мәктәбе спортсменнары да катнашты, шул исәптән Артур, Денис, Руслан Мязитовлар да. Нәтиҗәләре шатландыра: 1 урын - Мязитов Денис (38 кг), шулай ук 1 урын - Мязитов Артур (42 кг) һәм 2 урын - Мязитов Рустам (38 кг). Бу яшь спортчыларның һәрвакыт җиңүләр генә түгел, җиңелүләре дә була. Рустам ярышлар турында:
- Дөресен генә әйткәндә, ярышларда тамашачы көч биреп торса - бу супер ярдәм! Тотамида иң авыры көндәшеңне җиңү түгел, ә үзеңне җиңү. Монда нәрсә беләсең, шуны күрсәтергә, бар көчеңне бирергә кирәк, ә мин булдыра алмадым, икенче урында идем. Көчсезрәк булдым. Ләкин хәзер нәрсә өстендә эшләргә икәнен беләм. Шуңа да җанатарларымны яңа җиңүләр белән тагы шатландырырмын дип уйлыйм, - диде яшь спортчы.
Җиңү өчен күп тырышырга кирәк. Бүген бар көчләрен Самара шә-һәрендә үтә торган ПФО ярышларында күрсәтәләр. Без спортчыларның осталыклары белән сокланабыз, команда һәм шәхси зачетта җиңүләрен телибез. Уңышлар сезгә! Бу өч игезәк малай спортта да, укуда да үзләрен сынатмыйлар. Укулары да әйбәт бара. Рустамнары физкультура предметы буенча быелгы мәктәп туры олимпиадасында - беренче.
Әйтеп китәргә кирәк, Мязитовлар гаиләләре тату яши. Әтиләре Ринат Марат улы, тумышы белән Ләмберә районы Шербак авылы малае; бүген Саранск шәһәрендәге җитәкчеләрнең берсе. Ә әниләре Рәстәм кызы Аделя, шәхси эшмәкәр (индивидуальный предприниматель). Балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышалар, шуңа да алар бар мөмкинчеләрне эшкә җигәләр.

Наилә НАСЫРОВА