Вакытның «ел» дип аталган чираттагы шартлы берәмлеген ваклауга керештек. Һәрвакыттагыча, яңа елны яңа өмет-ниятләр һәм планнар белән каршы алабыз. Алар һәр кеше күңелендә булган кебек, дәүләткүләм мәсьәләләрдә, икътисад өлкәсендә дә җитәрлек. Безнең өчен бу планнарның авыл хуҗалыгы үсешенә кагылганнары бигрәк тә кызыклы.
Мал-туар үрчетү, бигрәк сыерларны, - авыр производство механизмы. Ул токымлы мал үтчетүне, дөрес ашатуны таләп итә, чөнки зур күләмдә һәм сыйфатлы сөт савып алам дисәң, күп көч куярга кирәк. Бу өлкәдә Ләмберә районы ООО «Нива»да һәрбер сыерның рационын яңа технологияләргә таянып ашату савым көтүенең уңышларын 7-10% артуга китерә. Барлык яңалык артында белгечләр тора. Шулай сүз Гульнара Рәшит кызы Матросова (фотода - сулдан икенче)  турында барыр. Ул бу хуҗалыкта техник-осеменатор буларак икенче ел эшли. Кыска вакыт эчендә белемле, эшлекле, иҗади, җаваплы белгеч буларак күрсәтеп өлгергән үзен. Аның турында район газетасында да язалар. Бигрәк селекция эшен иҗади якын килеп башкара; аның технологик системасы голландлар тәгъдим иткәнчә.
Гульнара Рәшит кызы Матросованың эшенә булган җаваплылыгы савучылары коллективына да нәтиҗәлерәк эшләргә булыша. Сыер савучылар, күп еллар хезмәтләренә тугры булуга карамастан, фәнгә таянып көтүнең продуктивлылыгын арттыруда малны яңача карау, ашату, саву технологияләрен кулланып хезмәт итә. Голландияле Йохан Бийлсма өч тапкыр савудан икегә күчәргә кушкан. Шундый саву схемасы белән бар Европа эшли, икән. Бу алым үзен аклый. Бәлкем, кайбер савучыларны Черемиштән һәм Хутора Лопатинодан ООО «Нива»га автобуста ике тапкыр гына йөртүләре дә шуңадыр.
Ай саен Мордовия племобъединение белгечләренең сыерларны тикшерү, диагностика үткәргәннән соң алган киңәшләр буенча зооветхезмәткәрләр һәм техник-осеменатор Гульнара Рәшит кызы эшләрен яңадан планлаштыралар. Белгечнең хезмәт методикасы сыер көтүенең савым потенциалын уңышлырак куллануда тора. Югарыда әйтелгән эш технологиясе савуны арттырырга ярдәм итә. Шуңа быел бер сыердан алты мең килограмм сөт савып алырга планлаштыралар. Бу хуҗалыкта үз генетик материалларын гына кулланып эшләүләре дә, читтән бер генә тананы да сатып алмаулары ООО «Нива»га зур экономия ясарга булыша. Нәтиҗәләрне үстерергә өч коровникны модернизацияләү һәм дүртенчесендә  эшне йокгаклап килү дә булышкан.
Белгечләр әйтүенчә, голландия методы буенча эшләү күп яхшылык кертте: селекция белән малларны әйбәт карау, үткән елга караганда, сөтне көнгә өч килограммга күбрәк савып алырга ярдәм итте. Ел буе сырларны бозаулатуга күчү нәтиҗәләрне тагы да үстерер иде дип саный яңа технологияләр кулланып хезмәт итүче техник-осеменатор Гульнара Рәшит кызы Матросова.

Н.Хәлил