«Сугыш балалары» категориясенә кергән ветераннар лаеклы бүләкләрен алырлар. Ләмберә районында югарыда әйтелгән категориягә кергән 2120 ветеран керә. Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәтләре бүләкләр белән билгеләнер.
Ләмберә районында гына 22 кеше медаль белән бүләкләнгән, ә тиздән тагы биш ветеранга тапшырачаклар. Беренче чиратта бүгенгә кадәр район тормышында актив җәмгыять эше алып баручыларга, бигърәк Шәмил Хөсәен улы Кантеев җитәкчелегендәге «Сугыш балалары» Советы агымында катнашканнарга, бирелә. Андыйлар арасында Галия Мубин кызы Мухаева, Шагидулла Мавлют улы Сюбаев алдылар. Әле генә Раиса Али кызы Аймурановага «Сугыш балалары» медален лаеклы тапшырдылар. Раиса Али кызы Ләмберә авылы Советы рәисе-секретаре булып хезмәт иткән. Аны тагы яратып “Авыл тарихы энциклопедиясе” дип тә йөртәләр.