Мәктәп балаларын гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү максаты белән һәр елның февраль аенда Атюрьево районы Усть-Рахмановка гомуми белем бирү урта мәктәбендә Батырлык Дәресләре үткәрәбез.
Балалар халык батырлыклары турында хәбәрдар булырга, үз батырларын танып белергә тиеш, чөнки сугыш шаһитларының сафы көннән-көн сирәгәя бара. Өлкән буын яшь буынга Җиңүнең нинди бәя белән яулануы, Афган, Чечня һәм башка интернациональ сугыш юлларын үткән сугышчылар турында сөйләргә тиеш.

Ветераннар ихтирамга һәм хөрмәткә лаек кешеләр, алар кешеләргә һәм үз Ватаннарына хезмәт итүдә өлге (пример) булып торалар. Шунысы шатлыклы, ветераннар белән мондый очрашуларны Усть-Рахмановка мәктәбендә һәр елны үткәрәбез, чөнки без бүген балалар күңелендә патриотик рухта имин нигез булдырабыз.
Быел да очрашуга тылда, сугыш конфликтларында катнашучыларны, Россия армиясе сафында хезмәт иткән якташларыбызны чакырабыз, дидем.  Мәктәптә шундый стендлар да эшләп элдек: Бөек Җиңүнең 72 яшьлегенә, Бөек Ватан сугышында батырларча вафат булган авылдашларыбызга багышлап  «Ә иртәгә сугыш иде…», Афганда һәм Төньяк Кавказда күрсәткән батыр егетләребезгә багышлап «Алар сугышны күргән», «18 яшьлек солдатлар» дип формалаштырып элдек.
Чаралар кысасында 5-7 сыйныф җитәкчеләре «Тормышта батырлыкка урын бар» дигән класс сәгатьләрендә укучылар Бөек Ватан сугышыннан алып бүгенгә кадәр булган яшьтәшләре батырлыклары белән танышалар, газета-китап битләреннән укып батырлар турында чыгыш ясыйлар, үз тормышларыннан – кем суга батучыны коткарган, кем янгыннан чыгарганнар турында ишеттерәләр. Бер сүз белән әйткәндә, бүген дә батырлык өчен урын барлыгы турында сөйлиләр.
6 сыйныф укучысы Саида Байбековадан «Сезнең гаиләдә февраль аенда ничә бәйрәм бар?» дип сорагач: «Өч. Әтиемнең туган көне -26 февральдә, 23 февраль - Ватан Сакчылары Көне һәм 15 февраль – Афганистаннан Совет Армиясе чыккан көн. Анда минем әтием Абдул-Рякип иде», - диде.
Афганстан сугышы күп гаиләгә кайгы-хәсрәт, авыр тойгылар, күз яшьләре алып килде. Еллар үткән саен күз яшьләре кипте, әмма күңелдәге җәрәхәт юкка чыкмады. Аеруча газиз балаларын югалткан ата-аналар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып урын алды. Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга чирек гасырдан артык вакыт үтте. Бу елларда исән-сау кайтканнар арасыннан да инде күпләр вафат.
Сугышчы-интернационалистларның батырлыкларын бүгенге буын яшьләре белә. Моңа мисал Рякып Менир улы Байбеков белән очрашу.
...Усть-Рахмановка авылы. 1987нче елның 15нче май көне. Байбековлар йорты тирәсенә яшьләр, туганнары, дуслары – бер сүз белән әйткәндә – авыл халкы. Рякипны Советлар Армиясе сафына озатырга җыелдылар, дип истәлекләрне яңарттып очрашуда сүз башладык. Рякипнең әнисе Фатыма апа белән сеңеле Розаның күз яшьләре туктаусыз акты. Әтисе, Менир Абсеметдин улы, улының күңелен күтәреп, киңәшләште. Шыпырт кына авыл хатыннары уфтанды, ир-атлар сәясәт турында, игълансыз Афган сугыш башлау турында гапләште. Груз -200не 1981елда Атюрьево авылы егете Сергей Атманзинның һәм 1985 елда Атюрьево районы Дмитриев –Усад авылы егете Семочкин Николайның батырларча вафат булган гәүдәләрен алып кайтканнары турында да искә алдылар. Шуңа да солдатны авыл белән озаттык.
Хәрби хезмәтне Рякип Байбеков 6 ай Туркмениядә «учебка»да (шулай солдатлар уку курсларын атый) булу белән башлап җибәрә. Сизелми үтеп китә бу санаулы көннәр. Соңга - Афганистан. Кандагар  тирәләре … Афган сугышының утлы учагы. Бу урыннан кайгылы хәбәрләр шәһәр-авылларга килде дә килде. Күпме солдатыбыз Ватан, туган йорт, Әни дип утларга керде, сугыш кырында приказ үти-үти вертолетларда һәм танкларда яндылар, дошман пулясы һәм кинжалыннан башларын салдылар. Солдатлар, һәрбер минут үлем сагалап торганда, интернациональ бурычны бернинди бүләк һәм рәхмәтләр көтми үтәделәр. Шулар арасында якташыбыз Рякып Менир улы Байбеков та иде. Үлемне күп күргән ул.
Рякип абыйларыннан укучылар Кандагар турын сөйләгез инде дигәч, ул кыска гына:
- Танк гаскәрендә хезмәт иттем. Экипажым белән перевал аша груз – Союздан ашамлыклар, ягулык күчердек. Экипажыбыз дүрт солдаттан торды. Мин, механик-водитель идем, чөнки армиягә кадәр авылыбыз колхозында гусеничный тракторда эшләдем, минем дустым Сергей Сергеенко – наводчик иде. Яраланган булса да, Сергей өенә исән кайтты. -15 февральдә без Афган җиреннән чыгучыларның соңгылары идек, - дип сүзен дәвам итә Рякип. Радио-телевизордан да танклар колоннасының Ватаныбыз чигенә килүе турында, халыкның каршы алуын күрдек. Без дә шунда булдык. Күпләргә шатлык, кайберләргә кайгы, әниләрнең сагышлы йөзләре - шул көнне барын да күрдек. Интернациональ һәм хәрби бурычны үтәгәндә ятып калды күпләр, алар инде  беркайчанда «Исәнме, әни!» дип әйтмәсләр. Алар Афганнан кайтучыларга бүген дә исән дип төшләренә керәләр, әмма арганнар, күңелсезләр булып...
Өйгә кайтыр алдыннан Рәкип Байбеков ике ай Кушкада хезмәтен дәвам иткән. Сугыштан ул исән кайтуына һәр көнне рәхмәтле. Әмма ярасы белән контузиясе елдан-ел күбрәк сәламәтлеген какшата.
Һәрбер көненә шокер итеп яши якташ батырыбыз. Хөкүмәт программасы буенча воин-интернационалистка хөкүмәт йорт салды. Тормыш иптәше Венера белән Саиданы тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә җирле ООО МАПО «Каменка» хуҗалыгында эшлиләр. Армиядән кайткач та Рякип Менир улы профессиясенә тугъры булды, ДТ-75 гусеничный тракторына утырды.  Беренчеләр арасында туган ягы иген-кырларын сукалап ашлык чәчә. Куллары күнеккән бу эшкә, зур җаваплылык һәм тырышлык белән пөхтә үти ул хезмәтен. Эшен җиренә җиткереп башкару бүген бакыйлыкка күчкән Менир әтисеннән һәм Фатыйма әнисеннән күчкән, ахры. Игенче эшеннән дә мактаулы хезмәт бармы икән?..
Рякип Менир улы Байбековның тырыш хезмәте Грамоталар белән билгеләнгән. Афган сугышы юбилей медальләре күп. Укучыларыбыз аның белән горурлана.
Шундый эчтәлекле чарабыз дәвамында булачак Ватан сакчылары «Күңелле старт» уенында уйнап көчләрен, булдыклылыкларын сынадылар. «Безнең Армия барысыннан да көчле» викторинасында белемнәрен күрсәттеләр. Менә шундый чаралар укучыларда ветераннарның сугышта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына хөрмәт тәрбияли, үзенчәлекле һәйкәл булып тора.

 

Эльвира Совешова