Кибет киштәләре, базарлар кием-салым, чүпрәк-чапрактан сыгылып тора. Кайберәүләр ни теләсәң – шул бар диләр. Әмма... Тик еш кына синең таләпләргә җавап бирердәй киемнәрне кибет-базарлардан табуы кыен. Я фасоны туры килми, я төсе, яисә үлчәме, бизәге. Киемнең кеше асылының бер өлеше булуын, аның эчке дөньясын  чагылдыруын да онытмаска кирәк. Күренекле язучы А.П.Чехов: “Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә”, – дигән. Бу очракта бердәнбер юл – тегүчегә мөрәҗәгать итү. Әмма тегүченең дә төрлесе була. Синең эзләп-сайлап алган, күңелеңә хуш килгән тукымаңны бозып куюлары да ихтимал. Гелсирә Камиль кызы Абузярова «Келу» ательесы составында ООО «Трикотажница» оешмасында трикотаж киемнәрне ремонтлау һәм тегү белән шогыльләнә. Аның мавыгып, эшен яратып башкаруы әллә кайдан күренеп, сизелеп тора. Ара-тирә җыр да сузып җибәргәли ул. Ничек итеп яратмасын, ди, инде ул тегү эшен!
- Миң гомуми урта белем алгач, уку-производство комбинатында укып, тегүче һөнәрен үзләштердем һәм «Келу» ательесында трикотаж әйберләр бәйләү, ремонтлау белән 34нче ел шогыльләнәм, – дип сөйләде үзе турында Гелсирә Камиль кызы. - Барысына да үзлегемнән өйрәндем. Урамда берәрсен күрсәм, башымдагы сканердан образлар уза башлый: менә бу кызның итәге озынрак һәм таррак булса күбрәк килешер иде, бу ханымга башка төстәге сумка аласы булган… Һәркемне камилләштерә торган табигый форманы күрәм сыман. Мине шул шатландыра: хатын-кызларыбыз матурлыкка омтыла!
Әйе, Гелсирә Камиль кызы Абузя-рованың күңел матурлыгын салган тегүче хезмәте чын иҗат үрнәге булып тора. Аның теккән жилетлары, башка киемнәрен сокланмыйча карау мөмкин түгел. Тегү - иҗат итүгә тиң нәрсә бит ул. Очрашу вакытында Гелсирә ханым белән ярты сәгатьләп фасоннар иҗат иттек, төсләрнең үзара ярашу таблицасын, тән тиресенә, яшькә туры килүен ачыкладык. Минем өчен ачылмаган дөнья булды ул! Ул тәкъдимнәремне дә искә алып, берничә модельны сызды, буяды, үзгәртте. Тукыма сайлауны да үзенә тапшырдым. Менә шулай күңел җылысын кушып теккән күлмәк-костюмны кигән саен тәнгә рәхәт бер җылылык таратуы күренеп тора. Бәясе кайбер кешенең кесә өчен кыйммәтрәк булса да, натураль тукыма әйберләрне рәхәтләнеп кияргә була.
- Рәссамнар, артистлар, дизайнер-ларның киенү рәвеше шаккаттыргыч булырга мөмкин. Ә халыкара очрашу, эшлекле сөйләшүләрдә, сату-алу мәсьәләләрен хәл иткәндә классик стиль саклана. Күбрәк без бирелгән заказ буенча тегәбез. Мәсәлән, укучыларга бердәм форма кертелгәннән бирле, ата-аналар укучы балаларына безгә заказ биреп итәк-юбка белән жилеткалар тектерәләр. Теге яки бу оешмада эшләүчеләр өчен көндәлек, эшлекле очрашуларда, тантаналы бәйрәм чараларында, башка оешмага эш белән барганда, дөрес итеп киенү кагыйдәләре җыелмасына буйсынган дресс-код киемнәренә дә заказлар була.  Матур булу өчен дә кием кирәк. Әйе, кием кеше тормышын ямьләндерә. Киемдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Гасырлар буе яшәү дәверендә кешеләр киемгә карата таләпләр булдырган. Чорлар үзгәргән, әмма төп таләпләр үзгәрешсез калган. Хәзер интернеттан карап, төрле китаплар укып яңа төр рәсемнәр төшерү турында уйлый ул. Ирешкән уңышларыңа канәгать булып, тик утырырга да ярамый, алга, тик алга атларга кирәк дип яши Гәлсирә Камил кызы Абузярова!
- Менә татар орнаментын кертү дә мин теккән киемнәргә матурлык өстәр дип уйлыйм. Ә бит борынгы бабаларыбыз гаҗәп нәфис күн эшләгән, аны ефәк, сәйлән белән чиккән һәм шушы күннән гаҗәеп матур читек-кәвешләр, камзул-калфаклар теккән; дөнья базарында дан тоткан, ди тегүче.
Эштә уңган татар хатыны өйдә дә бәхетле. Гелсирә Камиль кызы белән тормыш иптәше Шамиль Хәнәфи улы ике бала - Руслан белән Венераны тәрбияләп, белем биреп олы юлга чыгаралар. Ил сакчыларын, сугышчы-интернационалистлар һәм кайнар “нокта”ларда хезмәт итүчеләрне февральдә хөрмәтләдек, Афганнан Совет Армиясе чыккан көннәр турында да әйтми булдыра алмыйм. Шәмил Хәнәфи улы Абузяров Афган сугышын үтеп, батырлыгына олы медальләр алган хөрмәтле Кеше. Бүген аларның ике оныклары - Ильдар белән Амина шатландырып үсәләр. Гелсирә ханым пылау, лагман, пәрәмәч кебек ашамлыкларын пешерергә ярата; гөлләр үстерә. Матурлыкка омтылып яши бу гаилә.

Наилә Насырова