18 март – Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Безнең һәр көнебез бу өлкә хезмәткәрләре белән бәйле.
Торак-коммуналь хуҗалык – торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Меңләгән кешенең кәефе әлеге тармак эшчәнлегенә бәйле. Гомумән, һәр кешенең фатиры, социаль объектлар җылы, якты, уңайлы булсын өчен торак-коммуналь тармак хезмәткәрләреннән уяу эшләү сорала. Домоуправление, ТСЖ  хезмәткәрләре өчен ел буеннан-буена мәшәкатьләрдә уза. Ә кыш белән яз очрашкан чор аерата катлаулы: карын да чистартасы, язына да әзерләнәсе бар.
Өйләребездә я краныбыз ватылса, я кыш көне тиешле дәрәҗәдә җылылык белән тәэмин ителмәсә, тиз тиешле урынга шалтыратып минут эчендә барысын төзәтеп, эшләп бирүне таләп итәбез. Аларны еш сүгәбез; бар араларында эшләренә салкын караучылар. Барысын да бер тарак белән тарарга кирәкмәс дип уйлыйм. Шулай, күршем Саниянең туалеты стоягы турысыннан сары су ага башлагач, тиз генә үзебезгә тиешле ярдәм күрсәтүче Саранск шәһәре № 31 Домоуправлениесе номерына шалтыратканы турында әйтте. Белгечләр тиз генә килеп, аның мәсьәләсен чишү өчен, стоягын караган. Хыял аларның өстендә яшәгән квартирда дип өскә шалтыраткан мастер. Ишек ачучы булмагач, яңә эш урынына кайтып киткән. Бераз сары су аккач, үзеннән-үзе тукталган да тагын.Татар кешесе чисталыкны, пөхтәлекне ярата, күршем стоягын краскалап та куярга өлгергән. Вакыты-вакыты белән тагы сары су аккалаган, Сания яңә 31 участокка барып директоры Нина Николаевна Буяновага мөрәҗәгать иткән. Ул бу өлкәдә утыз биш ел хезмәт итә торган белгеч. Сораштыргач, үзе ук булган хыялның сәбәбен әйтеп биргән. Мастерына инструктаж биреп заявканы үтәргә җибәрергә ышандырган. Саниям үзенең алдында олы яшьтәге картның гафре тотып Нина Николаевнага соравын юнәлдергән: “Сез генә миңа ярдәм итә аласыз...»  Бар кешене тыңлый белгән, проблемаларны конструктив чишкән җитәкчеләр бу өлкәдә бик аз алар. Әмма шундыйларны ишеткәч, күргәч, күңелдә ниндидер тынычлык урнаша. Мин дә аны күрергә теләдем. Очраштык. Мөләем ханым: “Безнең эш шәһәр территориясендәге юллар һәм тротуарларны җыештырудан гына тормый. Әлбәттә инде, безгә урамнарыбызның торышына карап бәя бирәләр. Төп вазыйфабыз  – торакларда кышка әзерлек (мәсәлән, җылы транспортлау магистралендә гидравлик сынау үткәрү, объектларның барысында да диярлек җылыту системалары басым астында сынап караулар...), яз башы килеп җиткәч-җәйгә әзерлек эшләрен алып барабыз, - дип сөйләде Саранскның  31нче Домуправление директоры Нина Николаевна Буянова. - Проблемалар дигәч, алар һәрвакыт җитәрлек. 27нче февральдә җылылык трассабыз ватылып (трассага 30 ел!), Ярославская, Волгоградская, Косарева урамындагы 158 йортта, дүрт социаль объектта 15 мең кеше җылысыз утырды. Шәһәр администрациясе һәм министрлык ярдәме белән иртән ватылган объекттан кичке сигез сәгатьтә җылылыкны квартирларга җибәрдек тә, кыш бит! Менә зур дигәннәре, алар еш булып тормый, ә ваклары – чүпләп бетергесез; барысын уңай якка хәл итәсе килә, әмма һәрвакыт барысын да гел вакытында башкарып булмый. Сәбәпләре дә төрле; я материал булмый, я тиешле белгеч булмый...”
Бу өлкәдә дә эшлисе эшләр җитәрлек. Әмма бәйрәмнәре уңаеннан торак-коммуналь хезмәте алдынгыларын котлап уңышлар телибез. Шул исәптән, Нина Николаевнага да һәр кешенең фатирын, социаль объектларны җылы, якты, уңайлы булсын өчен торак-коммуналь тармак хезмәткәрләреннән уяу эшләүне таләп итүе өчен рәхмәтлебез.

Н.Хәлил