Март - язның беренче ае. Яз белән озакка талган йокысыннан күкерәк тутырып сулыш алып күзен ача табигать. Язгы табигать әйтерсең яңа туган сабый! Кар астыннан җир күренер-күренмәс борын төрткән яңа үлән, яңа чәчәк, яңа уҗым, яңа бөре... Язның кояш нурларыннан, табигать тагын да балкый, нәфисләнә, уяна.
Кышның салкыннарыннан соң һәрбер кеше язны сагынып көтеп ала. Яз - ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Җылы яклардан туган якларына кошлар кайта. Мордовия авылларында элек-электән кошларга оя ясап кую гадәте яши. Бигърәк сыерчык оялары. Мәктәп укучылары, хәтта укучы булмасалар да сыерчыклар килер алдыннан әзерләп куйган ояларны агачларга эләләр. Республикабыз буенча ел саен кош оялары ясап кую акциясе уза. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән әлеге акциянең үзәк вакыйгасы – балалар арасында кошлар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау. Быел да бара ул. Экология елы игълан ителгәч, кошларга оялар кую гына түгел, бу теманы ачыклаган төрле конкурслар да игълан ителде.
Сагындырып, ялындырып, табигатькә яз килә. Язгы җылы җил агачтагы яшь бөреләрне уята. Тиздән алар шаулап яфрак ярырлар. Без куйган ояда кошларның чебиләре черкелдәшә башлар. Кешеләр язгы эшләргә керешерләр. Кырларда язгы кыр эшләре башланыр. Кырларга ашлама кертү өчен төрле ашлама белән тутырылган йөк машиналары шәһәрдән авылларга таба юнәлгәннәренә тап буласың. Урамда балаларның шат тавышлары ишетелә, чөнки тиздән, 27нче мартта язгы каникуллар башланачак.
Туган җиребезгә яз килә. Яз җиткәч, күчмә кошлар үзләренең туган якларына кайталар, дидек. Беренче булып кара каргалар очып килә, алардан соң сыерчыклар күренә башлый. Соңрак тургайлар, күкеләр, сандугачлар, карлыгачлар очып кайталар. Кошлар килгәч, табигать тагын да матурлана. Сыерчыклар килергә вакыт якынлашкач, килмәделәрме диеп күзләп йөри идек, бигърәк балачакта. Бездә шундый сынамыш та бар иде: кайткан сыерчыкның беренче буларак берничәсен күрсәң – ялгыз булмыйсың, дип әйтә иделәр. Гаиләлеләр - гаиләсе ишәюгә, яшүсмерләр - берәр дус артырмы, юкмы икәненә юрый идек. Бүген шул гадәтләр яшиме икән, анысы кызыклы.
- Иң матур сыерчык оясы дигән конкурслары мәктәпләрдә үткәрелә торган Кошлар көненә багышлап Дубенка районы Ломат, аннары Кочкурово мәктәбендә биология укытучысы белән бергәләп үткәрә идек, - дип сөйләде Альфия Кетдюс кызы Узбякова. Быел да укучылар белән бергә үткәрергә җыенабыз. Сыерчык оялары да авылыбызда күп урнаштырылган, искеләрен яңаларына да алмаштырып эләләр. Минем армиядә хезмәт итүче улым Азат та үткән елны сыерчык оясы ясап элде. Сыерчыгыбыз быел да оябызны үз итәр дип уйлыйм.
Укучыларга кошлар көненә үзләренең гәүдәләре кадәр авырлыкта бөҗәкләрне ашап юк итүләре, үсемлекләрне төрле бөҗәкләрдән саклап калулары, табигатькә бик күп файда китерүләре турында күп сөйлибез. Һәм без кошларны сакларга һәм аларга ярдәм итәргә тиешлегебезне дә оныттырмыйбыз, ояларны да вакытында ясап куябыз. Алар безнең дусларыбыз булып яшәсеннәр, - ди Альфия Кетдюсовна.

Наилә Насырова