Ярты гасыр элек язның матур мартында Атюрьево районы  Дәлек -Малый Шуструй (Делюково) авылында гомер иткән Шамиль Инятулла улы  һәм Нурия Абдрахман кызы Совешовлар гаиләсендә икенче бала буларак Наилә исемле кызлары туа.
Наилә балачактан ук зирәк, акыллы бала булып үсә. Большешуструй гомуми төп мәктәпне тәмамлагач, Краснослободск  медицина училищесына укырга керә ул. Тырышлыгы кечкенәдән ук күренгән Наилә Шамиль кызы бу белем йортын “кызыл диплом” белән тәмамлый.Теорияне практикада уңышлы кулланып, зур казанышларга ирешә шәфкать туташы. Бер урында тукталып торырга яратмаган кеше белемен тулыландырырга уйлап, бер имтихан гына тапшырып, Н.П.Огарёв исемен йөрткән МГУның медицина факультетына укырга керә. Укырга яраткан Наилә Шамиль кызы, бар көчен куеп, терапевт белгечлеген үзләштерә. Краснослободск дәваханәсендә интернатура үткәндә, бүгенге тормыш иптәше Сергей белән танышып, бер гаилә сукмагыннан үтәргә вәгъдәләшеп, туй уйныйлар. Элек, вузны тәмамлагач, эш урынын күрсәтеп направление бирә иделәр. Шулай яшь терапевт Наилә Шәмил кызы Торбеево районы дәваханәсендә хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Гаиләсе дә ишләнеп китә: ике бала дөньяга тудыра ул. Өлкән улы Арнольд бүген банк өлкәсендә хезмәт итсә, икенчесе – Альберты, Мәскәү транспорт һәм элемтә институты студенты.
Торбеево һәм Атюрьево кешеләренең һәрберсен терапия бүлеге җитәкчесе, баш терапевт Наилә Шамиль кызы Якунина-Совешова дәвалаган, шуңа табибның белемле белгеч икәнлеген барысы да дәлилли. Ул 25 ел элек биргән Гиппократ антына тугрылыклы табиб. Аның өендә дә эшендә күк; я киңәш сорап, я рәхмәтләрен белдереп еш шалтыраталар. Тырыш хезмәтен бәяләгән төрле дәрәҗәдәге Хөрмәт грамоталары да бар, әмма пациентының рәхмәте аның өчен иң зур бүләк.
Наилә Шамиль кызының матур гаиләсе, ул бәхетле. Эштән соң зур өйләре тирәсендә чәчәкләрнең төрлесен күп иттереп үстерә. Бакчасында үстергән уңыштан кышка тәмлүшкалар әзерли. Ул тагы уңган кулинар да; бәлешләрен, пәрәмәчләрен телеңне йотарлык тәмле иттереп пешерә. Тагы ул оста җырчы да. Татар җырларын «Шумбрат, Мордовия!» фестивалендә җырлап Торбеево районын мактый.
Наилә Шамиль кызын Алтын  юбилее уңаеннан якыннары - Шамиль әтисе, тормыш иптәше Сергей, ике улы, Римма сеңелесе һәм кардәшләре Вильдан, Надия гаиләләре белән, Совешовлар династиясе кайнар котлап изге теләкләр юллыйлар.
Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне телибез. Кайгы-хәсрәт белми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Якты күңелле Наиләне без бик яратабыз, ихтирам итәбез.