ООО «Аксел»дә дүрт районның - Темников, Теньгушево, Краснослободск һәм Ельник механизаторлары, механиклары, агрономнары, инженерлары һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләре чәчүгә әзерлек буенча киңәшмәгә җыелдылар. Республикабызда шундый куст очрашулары үтә.
Аксел авылы мәдәният Йортында сөйләшүнең теоретик өлеше үтте. Анда яз башы чәчүенә техниканың әзерлеге буенча тәҗрибә уртаклаштылар; уңышлар һәм кимчелекләр аталды. Мордовия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары А. И. Искандяров техниканың әзерлеге уңышны зур иттереп үстерүдәге роле турында тагы бер тапкыр искәртте. - ...Яз башы чәчүенә тиешенчә әзерлек, - ди Альберт Ислям улы, - авыл хуҗалыгы елының нигезе. Авырлыклар, гадәттәгечә, техника җитмәүгә барып терәлә. Әгәр бездә бер комбаинга 500 гектар җирне эшкәртү норма итеп каралса, ә Европа илләрендә - бары 85 - 100 гектар гына. Шуннан техникабыз тиз эштән чыга, искерә. Уйлап карагыз, бүгенгә техникабызның 50 проценты 10 яшьтән олы. Күбесенчә, ресурсын эшләгән инде. Тагы - тиешенчә сакламыйбыз, тиешенчә ремонтламыйбыз; яз башы чәчүенә дә тиешенчә әзерләмибез! Ә бит уңышның 35 проценты техниканың әзерлегеннән килә.
Мордовия агробизнес кадрлары белемен камилләштерү институты директоры, фән докторы М. Н. Чаткин фән яңалыклары белән таныштырды һәм югары уңыш алу өчен механизаторлар әлегә кадәр игътибар итмәгән җирне сөргәндә агротехник таләпләрне саклау, җирнең дымлылыгын да күздән югалтмаска тиешләр дип киңәш итте.
Очрашуда катнашучылар комбинированный культиваторлар, дисклы тырма, дискатор белән җир тирәнлеген билгеләүне үзләштерделәр. Аннары дөрес эшкәрткәндә нинди үсентеләр булырга тиеш, ашлама кертү үзенчәлеге һәм башка чәчү һәм югары уңыш алу өчен кирәкле шартлар турында да сөйләделәр.
Киңәшмәнең практик өлеше тракторлар паркында үтте. Очрашуда район җитәкчесе урынбасары В. П. Югалдина Темник районында чәчүгә әзерлек ничек баруы белән таныштырып үтте. Ул яровойлар чәчү күләмен әйтте: ООО «Тархановское» - 2305 га, ООО «Аксел» - 2354 га, ООО «Подсобное хозяйство» - 3200 га, сельхозколледж - 40 га, ООО «Агрофирма Ишейки» - 175 га, ООО «Агрофирма Кушки» - 405 га. 2017 елны валлы продукцияне 6,1 процентка арттырырлар дигән максатларын да ишеттерде. Яз башы чәчүенә  55 трактор, 12 сеялка-агрегатлар, 15 культиватор, 12 дискатор, 7 ашлама сиптерү машинасы әзерлеге турында әйтте. Орлыкларны да артыгы белән әзерләгәннәр, ди җитәкче. Булган уңышлары белән Темниклылар мул уртаклаштылар. Чәчүгә әзерләр алар.
Нәтиҗәдә, гомерләрен иген үстерүгә багышлаган белгечләр, чәчүгә техниканың әзерлеген күрделәр, яңаларын өйрәнделәр.

Н.Хәлил