Быел милләтебезнең бөек улы – татар әдәбияты классигы, шагыйрь, публицист, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 131 ел тула. Халык шагыйре Габдулла Тукай дөньяга килгән(26) һәм хушлашкан апрель(15) аенда. Халык аны олылый,бөекли,инде ничә буын аңы онытмый.
Һәр елның апрелендә Мордовиянең барлык татар мәктәпләрендә Габдулла Тукайга багышлап төрле чаралар үткәрелеп килә. Шулай, Торбеево районы Татар Йөнә гомуми төп белем бирү мәктәбе укытучысы, завучы Альфия Мәхмүт кызы Агишева ел саен Тукаебызга багышлап стена газетасы чыгара, быел чыгарып Туган тел кабинетына элгән инде. Тагы дәресләрдә аерым тема буларак, Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү максаты белән, укучылар белән бергә төрле чыганакларга таянып, әңгәмәләр алып бара. Ә Рузаевка районы Татар Пешлә гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы Сания Спартак кызы Саляева 5-6 сыйныфлар арасында Г.Тукайга багышланган КВН Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрергә планлаштыра. Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбендә «Туган тел» атналыгы кысаларында, Альфия Кетдюс кызы Узбякова укучылары белән бергә, төрле чаралар үткәрүе һәм планнары турында сөйләде:
- Безнең мәктәптә һәр ел апрельдә «Туган тел» айлыгы үткәрелә.  Шул айлык кысаларында мин башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары арасында «И туган тел, и матур тел» дип аталган кичә үткәреп киләм; быел үткәрдем инде. Укучылар бик матур иттереп шигырьләр сөйләделәр. Аннары ике командага бүленеп төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр. Эшлекле уен укучыларга ошады, алар бик актив катнаштылар. Һәр укучы үз командасы өчен тырышты. Соңга  Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре буенча төшерелгән мультфильмны төрле милләт балалары белән бергә карадык. Татарча белмәгән  әрзә милләтле укучылар да бу әсәрнең мәгънәсен аңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. 26 нчы апрельдә 8-11 нче сыйныф укучылары белән  Г.Тукай иҗаты буенча «Йолдызлы сәгать» үткәрергә җыенабыз.
Кадошкино районы Латышовка авылы мәктәбендә матур иттереп «Туган тел» көнен, барлык телләргә багышлап, район күләмендә үткәргәннәр. Татар мәктәбендә педагоглар рус, мукшы, татар телләре үсеше турында сөйләгәннәр, татар телендә мавыктыргыч чара үткәргәннәр, йомгаклау өлешендә пәрәмчәләр, бәлешләр белән бергәләп үләнле татар чәе эчкәннәр. Очрашу нәтиҗәле үткән. Фикере белән Светлана Равиль кызы Поташова, Латышовка урта мәктәбе укытучысы, уртаклашты:
- Мордовия җирендә барлык халык дус яши. Менә мероприятиябезне дә уртак иттек: бер-беребезне мәдәни яктан да баеттык. Шулай, 17 апрельдә Латышовка гомуми урта белем бирү мәктәбебездә Латышовка, Адашево, Большие Поляны, Кадошкино мәктәпләре укучылары шигырьләр яттан сөйләделәр, матур иттереп биеделәр, җырларны туган рус, мукшы, татар телләрендә башкардылар. Габдулла Тукай шигырьләрен Латышовка, Большие Поляны-Иса мәктәпләре укучылары яттан сәнгатьле иттереп сөйләделәр. Докладны Вяльшина Галина Петровна укыды, Айсина Римма Равиль кызы белән Кандралеева Рузалия Рәстәм кызы һәм мин – чараның эчтәлеге өчен җаваплы идек. Файдалы чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
Мордовиянең барлык татар мәктәп-ләрендә, гадәттәгечә, Тукай туган кө-нендә Шигърият бәйрәмнәре уза.

Наилә Насырова