Саранскта «Россия-2018» оргкомитет волонтерлары 2018 елда узачак футбол буенча Дөнья чемпионатын үткәрүдә ярдәм итәчәкләр. Шуңа Россиядә 2018нче елгы FIFA Дөнья чемпионаты Волонтерлар Үзәге директоры Иркәм Суркованың әңгәмәсе кызыклы.Ул:
- Без барыбыз да Чемпионат белән янып яшибез. 11 оештыручы шәһәрдә 15 волонтерлар Үзәгенең ишекләре бар дөньяга ачык. Теләгән кеше оештыручы итеп тарихның бер өлеше була ала. Эшебез кызыклы һәм аннан зур канәгатьләнү алабыз. Волонтерларны теркәү белән бергә, футбол буенча Бөтендөнья чемпионатына багышланган 240 артык төрле чаралар да үткәрдек, -ди. - Сыйфатлы сайлаулар яклы без. Төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән барлыгы 176 870 заявка кабул иттек. Сарансктан 5692 кеше волонтер булырга тели. Конкурслар аша ике меңе генә безгә җитте; волонтерлар квотасы 20 функциональ юнәлеш буенча 1300 кеше. Оргкомитет волонтерлары объектларда оештыручылар – бу «Мордовия Арена» стадионы, пресс-Үзәк, аккредитация Үзәге, ә шәһәр волонтерлары исә чемпионат уза торган шәһәрнең “кунакчыл хуҗалар”ы  функциясен үти: әйләнә-тирәдә яхшы кәеф тудыра, чемпионат җанатарларына, кунакларына мәгълүмати ярдәм күрсәтә, икән.
Иркәм Суркова волонтерлыкка сайлау этаплары турында да сөйләде: “Волонтер булу бик җаваплы эш. Алар өч баскычлы укулар үтәләр: 72 сәгатьлек курслар, функциональ һәм объектта укулар да оештырыла. Аннан башка, Н.П.Огарев исемендәге МГУда, теләгәннәр өчен, инглиз теле буенча аерым программа буенча укулар үтә. Оештыру Үзәге волонтерларына әйбәт кәеф, профессиональ компетенцияләр белән бергә партнерлардан уникаль Аdidas экипировкасы, транспорт картасы, ашау-эчү, страховка каралган һәм Чемпионат сувенирлары да тапшырылыр. Мин үзем дә волонтер, түләүсез күп чара үткәрәм һәм мин аның белән горур, - дип сөйләп китте Иркәм Суркова. - Волонтерлык эше күптөрле уңай эмоция китерә, профессиональ һәм карьера үсеше булдыра, коммуникабельлек күнекмәләрен үстерә; сыйфатлы оештыручы булырга ярдәм итә; дөнья буйлап дуслар күбәя.
Футбол буенча 2018 елгы дөнья Чемпионаты волонтерлык программасы да, волонтерлык Үзәге ишекләре дә студентларга гына түгел, ә һәркемгә ачык».
Белешмә: беренче укулар, шулай ук  онлайн-укулар  да, Н.П.Огарев исемендәге МГУда апрельдә үтте һәм анда Калининград, Самара, Түбән Яңашәһәр, Волгоград, Ростов-на Дону, Сарансктан 100дән артык студент җыелган иде.

Наилә Насырова