“Ватаным Татарстан”газетасында Камил Сәгъдәтшинның авыл нигә картая дигән мәкаләсенә тап булдым. Чынлап та шулай бара бит. Без дә сүнеп килгән авыллар турында язган идек. Язып кына хәл яхшырмый;авылны үзгәртергә кирәк – ә ничек...
Росстат мәгълүматларыннан күренгән-чә, соңгы 15-20 елда ил буенча Рос-сиядә 19200 мәктәп, 5 меңнән артык хастаханә, меңнәрчә мәдәният йорты һәм башка бик күп социаль объектлар “оптимальләштерелгән”, ягъни яшәүдән туктаган. Шул исәптән авыл халкына хезмәт күрсәтүче 8400 хастаханәнең 5 меңнән артыгы ябылуга дучар ителгән. Оптимальләштерү шаукымы Мордовияне дә әйләнеп узмады. Күп кенә авылларның киләчәккә өмет чыганагы булып хезмәт иткән мәктәпләр, балалар бакчалары, участок хастаханәләре, мәдәният йортлары һәм башка төр социаль объектлар бушап калды. Мәсәлән, Кадошкино районы Большие Поляны һәм Насакань Потьма авылларына бер фельдшер. Ул табибка ниләр күрергә туры килә...үзе генә белә. Шулай һәрбер авылда. Һәм инде бу объектлар да ябылгач, Мордовия буенча ничә мең кеше, үзләре һәм гаиләләре өчен яхшы тормыш шартлары булдырырга теләп, читкә китәргә мәҗбүр ителде. Алар, 18-35 һәм олы яшьләр. Камил Сәгъдәтшин фикере белән килешәм: югары әзерлекле, белемле, кулларыннан теләсә нинди эш килүче яшьләр, эш һәм тиешле шартлар тудырылса, авылның киләчәге була алыр иде.
Дөрес, төрле дәүләт программалары, Президент һәм республика җитәкчеләренең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә бүген республика авылларында әледән-әле яңа мәктәпләр, ФАП, ягъни авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү пунктлары, башка төрле социаль объектлар да сафка баса. Әмма, туй узгач – думбра дигәндәй, күп авылларда яшәргә кеше кимегәннән-кими барганда, бер туздырганны янә җыеп алу да җиңел булмаячак шул. Бүген авыл җирлегендә үз урынын, үзенә нинди дә булса эш-шөгыль тапкан 1000 яшь кешегә 760 бала һәм өлкән пенсионер туры килүе дә хәлне шактый катлауландыра. Бу исә авылда эшләүче хезмәт кешесенең җилкәсенә тигән йөк шәһәрдә яшәүчеләргә караганда ике тапкыр артыграк туры килә дигән сүз дә әле.
Авыл кешесенең гомер озынлыгы шәһәрдә яшәүчеләрнекенә караганда 2 елга кимрәк булу да уйландыра. Байтак кына авылларның теңкәсенә тигән юлсызлык, авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциягә тиешле бәя булмау, җитештерелгәнне вакытында сата алмау, хезмәт хакларының чагыштырмача түбән булуы, кайчагында анысының да тоткарлануы һәм башка бик күп төрле социаль гаделсезлекләрнең нәтиҗәсе бу.
Ә бит төптән уйлап караганда, авылда яшәүчеләр шәһәрнекеләрдән күпкә бәхетлерәк. Башкача булганда, язга чыгу белән мөмкинлеге булганнар авылга, дачаларга ашыкмаслар иде. Һәрхәлдә, табигать кочагында сәламәтлеккә дә файдалырак, күңеллерәк тә. Кечкенә генә җир кишәрлегендә кыш буена җитәрлек итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә гаилә бюджетына комачау итми.
Шулай булса да, авылда яшәүчеләрдән зар авазларын күбрәк ишетергә туры килә. Аеруча яшьләрдән. Галимнәр әйтүенчә, авылда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы үз тормышыннан канәгать түгел. Югыйсә бүген һәр авылда газы, уты, суы, кыскасы, бар нәрсә бар. Күз алдында булган уңай үзгәрешләрне санап та бетерерлек түгел. Компьютер, кесә телефоны, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып була.
Белгечләр яшьләрнең үз тормышларыннан канәгать булмавын авылларның киләчәгенә өмет кими баруы белән дә аңлата.
Камил Сәгъдәтшин белән мин дә килешәм. Сез, хөрмәтле «Юлдаш»ны укучыбыз, ничек уйлыйсыз; уйларыгыз белән уртаклашсагыз иде?

Н.Хәлил