Быел икенче тапкыр ООО «Аксел»дә дүрт районның - Темников, Теньгушево, Краснослободск һәм Ельник механизаторлары, механиклары, агрономнары, инженерлары һәм авыл хуҗалыгы җитәкчеләре укулары үтә. Мартта чәчүгә әзерлек буенча, ә бу юлы яңа техниканы эффектлы куллану буенча киңәшмәгә җыелдылар. Республикабызда шундый куст очрашулары еш үтә.
Чәчүләр чәчеп беткәч озак та вакыт үтмәде, ә инде кышка мал-туарга азык әзерләргә вакыт җитте. Бу эшләр, бер карашка, бик җиңел һәм гади генә дип күренә, ә тормышта – нәтиҗәгә алып килгән бер-берсе белән бәйле технологик операцияләр комплексы ул. Механизаторлар, технологик яңалыкларның барысыннан да хәбәрдәр булсын өчен, шундый киңәшмәләр үтә дә инде. Аксел авылы мәдәният Йортында сөйләшүнең теоретик өлеше үтте. Анда Михаил Николаевич Чаткин, Мордовия агробизнес кадрлары белемен камилләштерү институты директоры (техник фәннәр докторы) терлекләргә азык (сыйфатлы печән, сенаж, яшел үлән, силоска кукуруза һәм зерносенаж) әзерләү технологияләре, аңа әзерлек һәм техникадан эффектлы куллану алымнары турында презентация һәм кул асты материалларын кулланып сөйләде.
- Каждый элемент технологического процесса работает на последующий, - диде М. Н. Чаткин, - и ориентирован на конечный результат. Корм можно заготовить по одной и той же схеме, - ди техник фәннәр докторы, - а результат может быть в 2 раза хуже. Например, заложили силосную (сенажную) траншею с одинаковыми операциями и затратами, но одну - на 10 дней позже. Качество второй получили хуже. Для сбалансированности корма в эту яму надо добавить столько дополнительных ингредиентов, что затраты в результате увеличиваются в несколько раз.
Киңәшмәнең практик өлеше тракторлар паркында үтте. Темников, Теньгушево, Краснослободск һәм Ельник механизаторлары, механиклары, зур кызыксыну белән Аксел кырларына чыгачак кыйбатлы яңа техниканы күзләделәр. Бу техникада Темник районының шул авыл механизаторлары хезмәт итә алуларына бик шат. Мәсәлән, KSU1 дигән җиде метр киңлектәге күпъеллык үлән чабу агрегаты кырларга чыкты инде. Модернизацияләнгән кабинасы механизатор өчен бик тә уңайлы. Аны йөртү дә бик ансат. Аның янында паркта тагы бер «Ягуар-850» дигән машинаның механизмнары төрле кырда үскән төрле үлән һәм яшеллеккә җайлаштырыла. Азапланып торасы да юк; эшлә дә эшлә. Мул иттереп терлеккә азык әзерләргә уңай шартлар тудыра. Семинарда катнашучылар практикада яңа техника үзен ничек алып баруы турында да белделәр. Очрашуда катнашучылар тагы бер тапкыр белемнәрен камилләштерделәр, булган сорауларына тулы җаваплар алдылар һәм яңалыкларның алдынгылары белән таныштылар. Нәтиҗәдә, гомерләрен иген үстерүгә багышлаган белгечләр, техниканың алдынгыларын күрделәр, яңаларын өйрәнделәр.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре семинарга зур бәя бирде – бу барысы өчен төп нәрсә!

Наилә Насырова