Урнашылган гадәт буенча, Кадошкино районы Большиеполяны гомуми төп белем бирү мәктәбе укучылары, җитәкчеләре белән бергә, урманга сәяхәткә чыгалар.
Җәйге көн һәм кәефләр кыяшлы иде бу вакыт барчасында. Урман безнең дустыбыз һәм урман матурлыгы кешене һәрвакыт үзенә тартып тора. Матур агачлары, кошларның өздереп сайравы күңелләрне тибрәтә, тынлык ниндидер сихри дөнья күк тыела. Урманның саф һавасы сукмаклары буйлап йөртми, ә очыртып алып бара, нәкъ йөзәсең төсле. Шул язгы урманда, сәяхәткә килгән балалар, рәхәтләнеп төрле уеннардан уйнадылар; сихри матурлыкка сокланып карап тордылар. Юлда очраган яфраклар, төсле ташлар, зирек алкалары, чыршы күркәләре кул эшләренә бик тә ярап тора; сәяхәтчеләр аларны капчыкларына тутырып бардылар. Шулай башлангыч сыйныфлылар яңа уку елына күп материал тупладылар. Ә өлкән сыйныф укучылары «Туган як чишмәләрен чистартыйк!» дигән экологик акция үткәрергә дә өлгерделәр. Элекке умарта утарында бик матур бер чишмә бар. Аны «пчелник» чишмәсе дип йөртә авыл халкы һәм һәрвакыт тәртиптә тота. Заманында пионер лагере дә шунда эшләп килде һәм җәйге лагерьдә ял иткән укучыларга шул чишмә суында поварлар ашарга да пешерә иделәр. Урманга килгән кешеләр дә шул «пчелник» чишмәсенә туктап хәл җыялар, суын тәмләп эчәләр, савытларга тутырып алып та кайталар. Урман чишмәсенең суы тәмле дә, файдалы да.
Һәр елны, шул исәптән быел да, биология укытучысы Рәстәм Шакир улы Кильдеев җитәкчелегендә, укучылар чишмәнең тирә-ягын чистартып алдылар. Ә чишмәнең яңа бурасын, сукмак баскычларын, тоткасы белән бергә, үткән ел Саранск шәһәрендә яшәгән А.В.Куликов спонсорлыгы ярдәмендә химия-биология укытучысы Рәстәм Шакир улы Кильдеев, родителебез Рамиль Равил улы Кильдеев һәм башка ата-аналар эшләгән иделәр. Рәхмәтле кешеләр дөньяда байтак. Иса авылы халкы чишмәләрен саклый. Шулай, Апсятар тавы итәгендә урнашкан «пирләткә» чишмәсенең бурасын һәм түбәсен, үз акчаларына һәм үз кул көчләре белән Артур Наиль улы Мангутов һәм Наиль Равил улы Капкаев ясадылар. Күрше Насаканпотьма авылы чишмәсен дә тәртиптә тоталар.
Сәяхәттәге үткәргән сәгатьләр минутларга тиң үтте дә китте. Кайтасы юлда Исса елгасы буенда да ял иттек. Тулы сулы елгабызны да искә алдык. Хәзер елгабызның суы саекты, тирә-ягын тал агачлары каплады. Борынгылар әйтмешли, тулы елган булган чакта, уңышың да мул була. Игеннәрнең уңыш бирүләренең рәте китүендә экологиянең роле зур. Шуңа да без күз карасы тик саклыйбыз табигатебезне.

Светлана Кильдеева