Бүген авылларда юл төзәтү мәсьәләсе көн үзәгендә. Татар авылларында да шул ук хәл. Газетабызда бу проблема күтәрелгән иде инде. Ләмберә районы Пензятка авылы урамнары буйлап тыныч кына үтә алмыйсың; һәрбер уй-базга сәлам биреп узарга туры килә. Билгеле, юл тезәтү җиңел эшләрдән түгел һәм финанс ягы да катлаулы. Шул ук хәлне республикабның башка татар авылларында да еш күрергә туры килә. Әмма халык башка авылларда мәсьәләне чишү юлларын табалар бит. Бик тә матур мисал Ләмберәнең Урманлы урамында әле генә булды. Менә нәрсә алар турында «Призыв» газетасында язылган: «Лямбирь. До недавнего времени дорожное полотно по улице Лесная села представляло из себя весьма плачевное зрелище – выбоина на выбоине, яма на яме. Разумеется, это создавало большие неудобства для владельцев личного транспорта, да и  остальных местных жителей: в распутицу или же после сильного дождя дорога становилась труднопреодолимым препятствием для автолюбителей и прохожих. Однако и тут нашлись неравнодушные люди, а именно – семья Ежовых. Полковник в отставке, ныне пенсионер Николай Федорович Ежов предложил не дожидаться «решений» сверху, а своими силами хотя бы отчасти исправить положение. Сказано – сделано. Отца в этом благом почине поддержали сыновья. На свои средства они купили два МАЗа асфальтовой крошки, и в минувшую субботу привезли все в Лямбирь».
Иртәнге тугыздан сәгать өчкә кадәр, сибәләп торган салкын һәм вак яңгырга карамастан,  Урманлы урамы юлын төзәттеләр. Ежовларга Наиль Ахтям улы Нарбеков, Равиль Янгляев, Зильфрид Самиулла улы Хамидуллов ярдәм иттеләр: крошканы уй-базга салдылар, тигезләделәр. Шулай бергәләп, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә, 800 метрлы Урманлы урам юлларындагы булган проблеманы чиштеләр. Әйтеп китәргә кирәк, зур тырышлык белән урамнары юлын Марат Наиль улы Карников, племяннигы Дамир Карников белән (фотода алар), ремонтларга ярдәм итте. Шундыйлар башка авылларда да табылсын иде.

Наилә Насырова