Туган як табигате - чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул - Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да.
Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү - болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Мәсәлән, Хаджи авылында гомер итүче Айса Низаметдин улы Карабанов болай искә төшереп сөйли:
- Минем алтмышынчы елгы тулы сулы Инсар елгасыннан, без Зара дип йөртәбез, чиста булганга, чәйгә су алуыбыз исемдә. Суга керсәң, аягыңа балыклар бәрелеп торды шул вакытлар. Бу еллар минем яшүсмер чакларыма туры килә, шул вакыт иптәшләрем белән бергә колхоз көтүен көттем. Ял иткәндә рәхәтләнеп Зарабызда балык тоттык; өйгә байтак китерә идек. Чиста суда гына яшәгән кысла-ракларны тотарга йөрдек. Инсар елгасы янында күп кеше ял итәргә яратты; су кыена идек, кояшта кызындык, балык тоттык. Әмма бар әйбер үзгәрә. Суыбыз, бәлкем шәһәр заводлары продукциясе калдыклары гаепледер, пычранды. Инсар елгасы суын эчү түгел, бакча яшелчәләрен кыярга да яравы шикле. Балык иске елга юлына китте. Мин үзем дә күптән түгел иске үзәннән 5 килолы чуртан-щука тоттым. Соңгы вакытта, бәлкем малёклар җибәргәдер, Инсар елгасында да карп күренгәли башлады. Шатлыклы күренеш, мондый елганы югалтасы килми.
Ә Ләмберәнең Лесная урамы (Урманлы) халкы ял итү мәйданындагы «Байкал» дип йөрткән күлләрен төзекләндерәләр. Ял итү өчен шартлар тудыралар. «Байкал» дип Ләмбирә Урманлы урамы халкы атый. Аны Сибирьнең Байкалында вафат булган урамдашлары истәлегенә атаганнар. Чиста тирән сулы Байкалга тими инде бу күлчек, әмма аның тирәсендә ял итүче хатын-кыз, балалары белән, башка урам кунаклары байтак. Тәртипсез ял итүчеләр артыннан шешә, кирәкмәгән кәгазь, аш калдыклары, пакетларны җыеп килә иде бу урам халкы. Тәртипсезлекне бетерүдә күп көч Наиль Нарбеков, Зельфрид Хамидуллов, Николай Ежов һәм башка Урманлы урамы халкы куйды. Өч ел алдан күл тирәсендәге кирәксез дип тапкан куакларны кисеп алдылар, үз акчаларына щебенка һәм песок алып сукмаклар ясадылар. Ике кәнәфи-беседка да булдырдылар. Пляж ясадылар. Сайлыкта балалар су коенса, алты метр тирәнлектә зурлар йөзә ала. «Байкал»  тирәсендәге куаклыкта гөмбәләр үсә башлады, чикләвек куакларында уңыш күренде. Карась белән карп җибәрделәр күлгә. Бар урам халкы комбикорм белән ашата аларны. Браконьерлардан видеокамера урнаштырдылар. Яңадан күл тирәсе пычрак базга әйләнмәсен өчен, «Ремондис»контейнерлары да калкып чыкты. Хәзер читтән килеп ял итүчеләр генә тәртипсезләнмәсеннәр дигән теләк бар.  «Байкал» күле матур ял урыны буларак озак яшәсен, Хаджи авылында гомер итүче Айса Низаметдин улы Карабанов истәлегендәге Исса елгасына әйләнмәсен иде.
Бу барысы да безнең Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска, елга буйларын пычратмаска кирәк. Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый; бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше генә була ала.

Н.Хәлил