19 июльдә Белгород шәһәрендә VIII Россия укучыларының Җәйге Спартакиада кысаларында авыр атлетика буенча ярышлар үтте. Анда 2000 -2001 елда туганнар көчләрен сынады.
Ярышларда 42 регионнан 195 яшь спортсмен катнашты. Алтмыш ике килограмм авырлыктагылар арасында Рузаевка шәһәренең икенче номерлы мәктәбендә укучы штангист Дамир Морозкин ярышты. Аның тренеры -Абдулла Сафиулла улы Толстяков. Ул - атаклы авыратлет, күп тапкыр Мордовия чемпионы, СССР спорт мастеры. Балаларны «Локомотив» спортзалында бушлай, җәмәгатьчелек нигезендә өйрәтә. Тренеры Абдулла Сафиулла улы Толстяков белән штангист Дамир Морозкинның бу ярышка куйган бурычлары – мастер нормасын үтәү. Моның өчен ике төр нәтиҗәсендә 230 килограмм җыю кирәк иде. Әлеге ярышта уңышлары көткәннән артты. Кинәт күтәрүдә 102,5 килограмм -  бу Дамирның шәхси рекорды иде. Бу юлы Дамирның җиңүе бик уңышлы булды. Ярышта штанганы беренче тапкыр күтәргәндә – 126, ә икенче тапкыр - 115 килограмм булды, шуңа өченче тапкыр күтәрүдән баш тартты. Шул рәвешле әйтеп киткән ярышта лаеклы икенче урын яулады ул, беренчелекне ярты яшькә олы булган халыкара класслы Россиянең спорт мастеры алды. Шулай итеп, Дамир Морозкин Рузаевка авыратлетлар арасында штанга күтәрү буенча беренче Россия мастеры исемен яулады. Аңа әле уналты яшь тә тулмаган. Дамир - тренерының икенче Россия спорт мастеры, беренчесе - Алексей Киселев.
Алда Дамир Морозкинны тагы да югары уңышлары көтә.

Н.Хәлил