Дүртенче   августта   А.С.Пушкин    исемендәге республика китапханә-сенедә «Халыкара хезмәттәшлекне,  Россия Федерациясе кешеләренең үзенчәлекләрен, мәдәниятын, тел һәм гореф-гадәтләрен саклауда милли мәдәни Автономиянең (НКА) җәмгыяви файдалы ярдәм итү өлкәсендәге эшнең яңа юнәлеше» темасына түгәрәк өстәл артында сөйләшү үтте. Чушкин Анатолий Михайлович, Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министры һәм Девятаев Федор Павлович, Мордовия буенча Россия Федерациясе юстиция Министрлыгы Идарәсе җитәкчесе, Мордовиядә җәмгыять җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
«Особенности статуса некоммерческих организаций – исполнителей общественно-полезных услуг» темасына төп доклад белән Семушенкова Марина Ивановна,  Мордовия буенча Россия Федерациясе юстиция Министрлыгы Идарәсендә бүлек җитәкчесе ясады. Ул, килешү подпункты 2.2 пунк 2 статья 2 Законында комерциясез оешма – җәмгыяви файдалы хезмәт башкаручы социаль юнәлдерүче коммерциясез оешма, кайсы бер ел буена һәм озаграк та җәмгыяви сыйфатлы һәм файдалы ярдәм күрсәтә, коммерциясез чит ил агенты булмый, налог белән сборлар  һәм  башка Россия Федерациясе белән каралган түләүләр буенча әҗәте булмаган дигән билгеләмәне аңлатуын ишеттерде. Тагы бу өлкәдә нинди яңалыклар һәм юридик яктан нинди матдәләр белән кулланып эш итә алу турында киңәш бирде: милли мәдәни оешманың (НКА) җәмгыяви файдалы хезмәт күрсәтүе турында реестрга кертү Россия Минюсты, гариза нигезендә, карар чыгара. Территориаль органнар да шул эшне башкара. Җәмгыяви файдалы хезмәт күрсәтү исемлеге 2016нчы елның 27 октябрендә РФ Хөкүмәт карары (№1096) белән кабул ителгән.
Акашкина Раиса Ивановна «Фин-угр халкының Иделбуе халкы мәдәнияты үзәге» Коммерциясез ассоциациясенең директоры вазыйфасын башкаручы «О мерах по включению НКА в реестр исполнителей общественно-полезных услуг» дигән теманы яктыртты.
Карьгин Александр Иванович, Мордовия мәдәният һәм милли сәясәт министрының беренче урынбасары «О подготовке к проведению Ассамблее народов Мордовии и Фестиваля национальных культур народов Мордовии «Венок дружбы»» турында сөйләде.
Халыкара хезмәттәшлекне,  Россия Федерациясе кешеләренең үзенчәлекләрен, мәдәниятын, тел һәм гореф-гадәтләрен саклауда милли мәдәни Автономиянең (НКА) җәмгыяви файдалы ярдәм итү өлкәсендәге эшнең яңа юнәлеше турында фикерләре белән түгәрәк өстәл артында катнашучылар фикерләре белән уртаклашты.

Наилә Насырова