13нче сентябрьдә илебездә парикмахерлар көнен бил-геләп үттек. «Кешегә матурлык өләшәсем килә», – ди Гүзәл Рөстәм кызы Алимова. Тырыш һәм уңган кыз ул, профессиясен ярата. Башкаларга охшамаган, нечкә күңелле, тагын бер үзенчәлеге бар: телен, милләтен чын-чынлап ярата.
Аңың белән аралашканда кайбер сорауларыма җавап алдым.
- Үзең белән таныштырыр идең?
- Безнең гаилә матур гына, башкалар төсле яши. Әнием, Адилә Искак кызы, Саранскның Бишенче номерлы («Резинотехника») республика клиник  дәваханәсендә шәфкать туташы-медсестра булып эшли, ә әтием - Рөстәм Касим улы, ООО «Резинотехника» предприятиясендә слесарь булып хезмәт итә. Гаиләдә без ике кыз – Дания сеңелем бар. 2003 елда Ләмберә районы Аксен урта мәктәбен тәмамлап, Саранск башкалабызның 37нче училищесында парикмахерлар профессиясен үзләштердем. Һәм 2004 елдан алып универсал парикмахер буларак салонда кешеләргә матурлык өләшәм. - Теләсә кем чәч кисүче булып китә алмый бит, моңа сәләт кирәктер?
- Сәләт тә кирәк. Аннары минем укытучыларым бик шәп иделәр; барысына да өйрәттеләр. Үземдә дә кызыксыну, тырышлык көчле булды. Башта куркытты. Аннары, эшемне күреп, Саранскның чәч кисү салоннарына чакырдылар. Эшем җайга салынды. Үз клиентларым барлыкка килде.
Эшемне яратам, яратмасаң парикмахер булып эшләп булмый шул. Кешеләр миңа матурлык өчен килә. Өметләренә шик тешерергә ярамый.
-Төрле кешеләр очрыйдыр, әйеме?
- Була шундый кешеләр, энергияңне ашыйлар. Алардан соң хәлсезләнеп каласың. Мин кешегә прическа ясаганда фантазиягә нык биреләм, бөтен күңелемне биреп эшлим. Безнең эштә күпмедер дәрәҗәдә психолог та булырга кирәк. Кешеләрнең эч серләрен тыңлыйм. Менә берсендә бер хатын килде миңа. Үзгәрергә телим ди. Үзгәрттем мин аны. Яңа образы хәтта үзенә дә бик ошап китте.
– Бүген яшьләр нинди прическа ярата?
- Хатын-кызлар, яше-карты модадан чыкмый торган карены, төрле озынлыкта киселә торган каскад, сессон, дебют...Ә ир-атлар классиканы бик тә ярата, спорт стилендә еш кистерәләр, милитари, соңгы вакытта кемнең чәчләре куе гранж стилен үз итәләр.
- Укучыларга чәчләрне карау буенча берәр киңәш бир әле?
- Буялган чәчләр өчен, берүк, халык медицинасы куллана күрмәгез, чәчегез яшел төскә дә керергә мөмкин, андый чәчләргә бары профессиональ тәрбия кирәк. Майлы чәчләрне икешәр тапкыр юарга киңәш итәм. Ахырдан бальзам кулланыгыз, ул чәчләрне сынудан саклый.

Н.Хәлил