Җир йөзендә яшәү хокукын алган, яшәү бәхетенә ирешкән һәр кешенең үз юлы, үз сукмагы бар. Ул сукмактан һәрбер кеше язмышын үзенчә үтә. Тормышта очраган каршылыкларны җиңә-җиңә, алга баручы кешеләр, күп очракта тыйнак та, горур да, дәрәҗәле дә, зыялы да, шул ук вакытта гади дә булалар.
Үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән-лек, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм эшне ахырына кадәр җиткерә белү, туры сүзле булу-андыйларның асыл сыйфатлары. Нәкъ менә шундый сыйфатларга хас, халыкка уңай яшәү шартлары тудырган, күптөрле бүләкләргә лаек булган Кадошкино районы Латышовка авылы администрациясе Главасы Римма Амин кызы Арюковага 60 яшь тулды. Римма Амин кызы – гаҗәеп ышанычлы кеше. Ул, үзенең командасы белән, Латышовка авылын республикадагы алдынгы авылларның берсе дәрәҗәсенә үстерде. Римма ханым кызыксынучан, эзләнүчән, бик мөлаем шәхес. Һәрвакыт яңалыкка омтылучан бу җитәкче киңәш сораудан да куркып тормый. Мондый сыйфаты аның чынлап та югары дәрәҗәдәге җитәкче булуын дәлилли. Үзенең тәвәккәллеге, яңалыкка омтылудагы кыюлыгы белән ул җитәкчеләрен һәм халыкны һәрвакыт сокландыра, үзенә карата зур хөрмәт уята.
Яшәү матурлыгы ул - хатын-кыз. Гаиләсендә дә аның һәрвакыт тәртип. Тормыш иптәше аны яхшы аңлап, ярдәм итә. Балалары – горурлык хисе уята, оныклары – шатландыра.
Җитәкче булуы җиңелме? Әлеге сорауга җавап катлаулы һәм күп мәгънәле. Әмма безнең героебыз белән булган очракта тулы ышаныч белән шунысын әйтеп була: ничек кенә булмасын, җитәкче вазифасы җиңел түгел. Шулай да безнең Юбиляр аңа күрсәткән ышанычны һәрвакыт аклый. Римма Амин кызының холкын белә торып, аңа шулай ук оптимист, тирә-яктагыларга җирдә яхшы кешеләр булуына ышаныч бирә торган кеше булып калуын телисе килә.
Хөрмәтле Римма Амин кызы!
Юбилеең белән кайнар котлап бәхетле булуыңны, теләгән теләгеңә, куйган максатыңа ирешүеңне телибез. Кул-аякларың сызлаусыз булсын, шатлыклы озын гомер яшә.

Туганнарың, күпсанлы дусларың, Латыш авылы халкы