Саранскта «Автомобильное многоборье среди инвалидов по слуху - 2017» дигән ярыш үтте.
Машина йөртү буенча чукырак һәм аз ишетүчеләр арасында ярышлар күркәм гадәткә кереп бара: быел өченче тапкыр үткәрелә. Анда Мордовиядән генә түгел, Пенза, Ульяновск, Чебоксар, Челябинск, Самара, Чита шәһәрләреннән барлыгы 48 кеше, шул исәптән биш машина йөртүче хатын-кыз катнашты. Котлау сүзләрен МРЭО ГИБДД җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Виталий Пискаев әйтте. Ул: «Одной из целей соревнований является повышение эффективности работы с данной категорией участников дорожного движения. Скорость тут не главное. Главное - умение. Желаю всем удачи, а лучшим - заслуженной победы».
Үткән еллардагыча, водительләр теоретик тестларда юл кагыйдәләрен белү һәм йөртү мастерлыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Югары машина йөртү тизлеге кенә түгел, ә маневр-лар ясавы бәяләнде. Ир-атлар арасында 1 урынны Мордовиябездән Гребнев Николай, ә хатын-кызлар арасында лаеклы 2 урынны Шаркаева Алсуыбыз яулады. 3 урынны Ладикова Евгения алды.
Саранскта яшәүче Юнусов Маратка «За волю к победе» призы тапшырылды.

Наилә Насырова