Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниесының республикада региональ һәм федераль максатчан программаларны тормышка ашыру буенча законнарга үзгәрешләр кертү буенча сессиясе үтте.
Сессиядә бүгенге Мордовия бюджеты һәм 2018 ел планнарына үзгәрешләр керттеләр, транспорт һәм башка төр (региональ налог һәм штраф, процентлар) налоглар җыю турында сөйләделәр. 2018нче елга Мордовия пенсионерының яшәү минимумын дәлилләделәр, Республика Мордовия Счётная палатасына, Дәүләт Собраниясенә депутлар сайлау буенча, халыкара, хөкүмәтара килешүләргә карата һәм башка өлкәләрдә Законга үзгәрешләр кертү каралды. Шулай ук Дәүләт Собраниесе федераль законнарга үзгәрешләр кертү проекты, Мордовия җирле мировой судьяларын кую һәм башка сорауларга тукталып хәл ителде чираттагы утырышта. Башта финанс турында. Искәртеп үтик, шушындый очрашулар - парламен-тарийларның федераль бюджеттан республика икътисадына акча җәлеп итү буенча традицион эш формасы. Региональ казнаны үстерү өчен федераль бюджеттан 320 миллион сум акча кертелде. 300 миллион сум Саранск башкалабыз тирә-ягы юлларын ясау өчен, 10 миллион – радиациягә дучар булганнарга социаль яклау чыгымнарына, калган 10 миллион сум мәгариф өлкәсе мәсьәләләрен хәл итү өчен һәм инвалид балаларга дарулар өчен каралган. Тагы, вице-премьер – Мордовиянең финанс министры Алексей Симонов тәгъдиме белән, җирле парламентариләребез бюджет эчендәге кайбер эчке  финанс агымнарын  үзгәрттеләр. Шулай, казнадан 260 миллион сум хөкүмәт учрежденияләрен тәэмин итүгә юнәлтелде; шуның 190 миллион сум – зарплатага, 144 - Мордовиянең хөкүмәт бурычын капларга юнәлтелергә дигән карар чыгардылар. Әйтеп китәргә кирәк, финанс ел агымында Мордовия хөкүмәт бурычы 148,9% кимегән.
Алдынгы үсеш алган Рузаевка шәһәренең үсешенә налог льготалары да каралды. Ун елга шәһәр 10% кадәр льгота алыр. Сессиядә катнашкан Мордовия Главасы Владимир Волков:  «...образование в Рузаевке территории опережающего социально-экономического развития имеет огромное значение для всей республики. Создание ТОСЭР не только поможет стабилизировать обстановку в железнодорожной столице Мордовии, но и активизирует создание агломерации Рузаевка-Саранск.
…В ближайшие три-четыре года сюда планируется привлечь более 10 млрд. инвестиций, построить крупные инновационные предприятия и подтянуть малый бизнес. Это в значительной степени скажется на качестве жизни наших людей, что очень важно…»,- дип ассызыклады.
Сессия утырышында транспорт налогларын (көче 150 «ат» автомобильлеләр өчен), инвалид балалар тәрбияләнгән гаиләләргә киметергә дигән карар булды. Бу чикләү региональ бюджетка 4,2 миллион сумга төшәр. Шул ук вакытта, башка автохужаларга транспорт налогын үстерергә карар кылдылар. Налоглар 15 елдан карт һәм көчләре 100 «ат» булганнарга кагылмас, ничек бар - 15 сум һәрбер мощность берәмлеге өчен, шулай калыр. Ә 200 - 250 «ат»лылары  өчен - 75, ә 250дән артыгы - 100 сум булыр.  Ә унбиш елдан яшьлеләренә бер «ат»ка 2,7 сумнан 20 сумга кадәр артыр. Тагы налог күләме мотоцикл һәм мотороллер, автобус, катер, моторлы көймә, снегоход, яхта һәм самолетларга, йөк машиналарына арта. Шул рәвештә Мордовия бюджетына өстәмә 88,3 миллион сум транспорт налогы керергә тиеш.
Сессиядә пенсионерларга да хөрмәт күрсәттеләр: 2018нче елда бу категория кешеләр өчен яшәү минимумын 8194 сум иттереп билгеләделәр һәм ул пенсиягә өстәмәләр рәвешендә артыр.
Сессия азагына якынлашканда, Мордовиянең Верховный суд Рәисе Сергей Штанов мировой судья вазыйфасына соискательләрне тәгъдим итте. Әлегә бу вазыйфа ачык калган; Владимир Макейкин сайлауларны үтмәгән.
Барлыгы унҗиде сорау каралды Мордовия Республикасы Дәүләт Собраниесенең унҗиденче сессиядә.

Наилә Насырова