Авыл хуҗалыгы тармагы Мордовия икътисадында һәрчак үзенә бер урын биләде. Бүгенге көндә ул аеруча зур үзгәрешләр кичерә: җитештерү һәм эшкәртү тармагында алдынгы технологияләр куллану, оешмаларны модернизацияләү, яңа хуҗалыклар, шул исәптән фермерлык хуҗалыклары оешу - моның ачык мисалы. Ләкин нинди генә яңа технологияләр уйлап табылмасын, һәрчак хезмәт кешеләренең тәҗрибәсенә һәм тырышлыгына таяныла: җиргә карата хуҗаларча мөнәсәбәт, җаваплы булу белән агросәнәгать комплексы үсеше өчен уңай шартлар тудырыла.
Ата-бабаларыбыз гомер-гомергә, буыннан-буынга эшләп, һәрвакыт зур уңышларга, зур терлекчелек продукциясенә өмет баглап яшәде. Әйтергә кирәк, авыл халкының бүген дә нинди хезмәт куйганнарын истә тотып, ризыкның ничек итеп өстәлгә килеп эләккәнен, мул уңыш өчен тырышуларын күреп, матур уңыш бәйрәме барлыкка килгән. Республикабыз агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы һөнәри бәйрәме – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү хезмәтчәннәре көненә багышланган очрашуда Владимир Волков аларны ихластан котлады һәм тантаналы производство алдынгыларын хөрмәт итеп бүләкләде. Бүләк алучылар арасында производствода зур уңышларга ирешкән Ельник районы ООО «За мир» директоры Шамиль Кәрим улы Мещеров та бар иде.
Аның турында. Шамиль Кәрим улы Мещеров Ельник районы Күгеш – Акчеево авылы кешесе - гомере буе Ельник «Сельхозхимия»сендә тракторчы булып хезмәт иткән Кәрим Хәсән улы белән туган авылы «50 лет СССР» дигән колхозының төрле эшләрендә тырышып хезмәт куйган Халимә Ибрагим кызы гаиләсендә дөньяга килгән. Бу гаилә, Шамильдән башка, тагы ике балага – уллары Камильгә һәм кызлары Халисәгә тәрбия биргән, олы тормыш юлына чыгарган.  Шамильнең, барча туган авылы Күгеш малайлары төсле, елга буенда су коенып, балык тотып балачагы үтә. Мәктәпне тәмамлап, Краснослободск учхозына (бүген ГБПОУ «Краснослободский аграрный техникум») укырга керә. Анда тырышып механик профессиясен үзләштерә. Укуны тәмамлагач, алган профессиясе буенча туган Ельник районы әтисе хезмәт иткән «Сельхозхимия»сенә эшкә урнаша. Бераз анда эшләп алгач, РАЙПОсында механик буларак хезмәт биографиясен дәвам итә. Халык белән бергә яши белә, уртак тел таба белә ул. Ә бүген, тырышлыгы нәтиҗәсендә, ООО «За мир» предприятиясе директоры булып хезмәт итә ул. Халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы тармагы яшәешебезнең иминлеген булдыруда төп чыганакларның берсе булып тора. Шулай «За мир» оешмасы игенчелек, умартачылык белән шогыльләнә, мал-туар үрчетә; эшләре алга бара. Ирешкән уңышлары өчен, Шамиль Кәрим улы Мещеров, алдынгылар арасында лаеклы урын алды.
Ир кеше дөньяга яратылгач, агач утыртырга, йорт салырга, гаилә корырга тиешлеген белеп туа. Һәм Шамиль Кәрим улы барысын да үти: агач та утырткан, өе дә бар, гаиләсе дә. Уңышлары да...
- Нык рух, күтәренке күңел белән эшләргә язсын, - дигән теләкләр профессиональ бәйрәмнәрендә барча авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитәкчеләре республикабыз хезмәт-кәрләренә юлладылар.

Наилә Насырова