Көзләр үтеп килә, кышка кереп барабыз. Күпләребез үзебездән калган ризыкларны чүплеккә ташлый. Ә бит шул калдыкны кошларга да ашатырга була. Ә бит күбебез, күпме кош кышкы салкында җим таба алмый ачлыктан үлүләре турында уйламый да торгандыр.
Әнә шул игелекле гамәлне Ковылкино районы  ГКУ РМ «Ковылкинское территориальное лесничество» урманчылыгы хезмәткәрләре кошлар өчен җимлек ясап, аларны урман тирәлекләренә элгәннәр. Мәрхәмәтле кешеләр, һәр елның октябрь ае азагында ук эленеп куелган җимлекләргә, җим салып китәләр. Шулай итеп кышларга калган кошларыбызны, безнең якын дусларыбызны, кыш салкыннарында яки урманнарда алар өчен азык калмагач, ачлыктан коткаралар. Темников районындагы Петр Гермогенович Смидович исемен йөрткән Мордовия заповеднигы  инспекторлары да табигать һәм анда яшәүче кошлар, җәнлекләр белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә. Кошлар өчен җимлекләр ясап, аларны урманда эләләр, урман җәнлекләренә көрпә, печән азыгы куялар.
- Кышын кошлар, урман җәнлекләре аеруча кызганыч. Шуңа да әлеге җан ияләренә карата бу игелекне бергәләшеп башкарсак иде. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, киләчәк буынга шуны өйрәтү - саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде,- ди заповедник директоры, биология фәннәр докторы, профессор Александр Борисович Ручин.  
Кышларга калган кошларыбызга гадәттән күбрәк җим генә кирәк була салкыннарда. Табигатьнең кырыс шартларын ерып чыгуда зур рольне җимлекләр кую уйный. Елның барлык фасылларында урманда тукраныбыз тукылдап утыра, урман тавыгы кышка калган җиләкләрне, мәсәлән, можжевельник бөреләрен һәм зирек алкаларын ашый, ә песнәкләребез авыл һәм шәһәр тирәләренә ук җим эзләп килә. Укучыларыбыз ясап куйган җимлекләрдә еш кына кышкы кунакларны күрү күңелләребезгә рәхәтлек хисе уята.
«Иң матур сыерчык оясы» дигән конкурслар республикабыз мәктәпләрендә үткәрелә. Шулай, ел саен Дубенка районы Ломат, аннары Кочкурово мәктәбендә хезмәт итәкән биология укытучысы Альфия Кеддүс кызы Узбякова, укучылары белән бергәләп, шундый конкурсларда катнаша. Быел да катнашырга җыеналар, - дип сөйләде ул.
Кошлар бездән ярдәм көтә; җимлекләр ясап элегез. Җимлекләр ясап кошларны сыйлау кызыклы, бик файдалы эш ул.

Н.Хәлил