Рус Караево авыл администрациясенә 7 яшәү урыны керә: 263 кеше яшәгән Рус Караевосы һәм 202 кешеле Татар Караевосы, 72 кешеле Сосновка авылы. Тагы 75 кеше яшәгән Пушта поселогы һәм 7 кешеле Росстанье белән ике кешеле Романовский авыллары да Рус Караево администрациясе карамалыгында. Ә Нижний Сатис поселогын дачачылар бик тә ярата. Җирле халкы бу авылның юк инде, ә аларның йортларына икенче яшәешне Саровтан килгән төрле милләт халкы биргән. Шулай итеп, барлыгы бу администрация карамагында 621 кеше яши: 323 - эшкә яраклысы, 188 пенсионер, 89 бала һәм уналты, алардан өлкәнрәк яшьтәге яшүсмер.
Кемнәр кайда эшли икән, шунысы кызыклы, авыл бит. Бюджет өлкәсендә 51 кеше хезмәт итә: авыл администрациясендә, фельдшер-акушер пунктында, мәдәният Үзәгендә һәм мәктәптә, П. Г. Смидович исемендәге заповедникта. Калганнары Темниковның РЭСында, больницада, ПМКда, соцзащитада, почтада, 6 кеше УФСИНда, 18 - Саров шәһәрендә һәм 28 кеше Мәскәүгә эшкә йөриләр. Шулай яши дә авыллар.
Рус Караево авылы диеп аталса да, төрле милләт халкы яши бу җирдә. Рус милләтлеләре - 375, татарлар икенче урында - 231, украинлылар - 21, мордвалар - 7, грузиннар - 2, әрмәнле  берәү, хәтта чегән дә икәү бар. Алар үзара дус яши. Дәлил. Рус Караево авылы чиркәвенә нигез салганнар. Зур өлеш җирле предприниматель Р. Р. Дулатов керткән: фундаментка блоклар биргән. Җыелган акча җитә төшмәсә дә, халыкның спонсор өлешенә ышанабыз, диләр. Бер-берсенә ярдәмләшеп яши авыл.
Бу администрация карамагындагы авылларда яшьләре буенча иң олылар арасында 95 яшен тутырган А. А. Позднякова, 92 яшьлек Е. М. Тябердина һәм Н. А. Бирюкова, 91 яшьлек Е. Ф. Ермошкина бар. Озак яшәүчеләрнең, халыкның саулыгы тәҗрибәле медицина хезмәткәрләре кулында. Алар - 35 ел хезмәт стажлы Н. И. Немова, 25 елдан артык эшләгән Н. С. Кижменева, инде 5 еллап Е. Ф. Комарова эшли. Оста фельдшерлары, укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре авылларындагы тормышны эчтәлекле итә. Ә туган туфракларына җаны-тәне белән береккән чын җир хуҗалары хуҗалыкларында үгезләр симертәләр, кәҗә-сарык үрчетәләр, ә кемдер савым сыерлары санын арттырып, шуннан яхшы гына табыш ала. Рус һәм Татар Караево авылларының өч кибетендә сөт ашамлыклары сатылуга карамастан, бу якларның тырыш җирле халкы күбрәк сыерларны үзләре асрый. 246 шәхси хуҗалыкларда 135 баш мөгезле хайван асрала. Шуларның 31 сыеры Татар Карае авылында, 42 - Рус Караенда, 5 - Сосновка авылларында. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр халык 35 тонна сөт сатканнар. Бу администрация территориясендә Ичалки сөт һәм сыр заводының заготовителе бар, шул кабул итә дә инде карайлылар сөтен. Югарыда әйтелгән барысы турында 16 ел бу җирлекләр администрациясен җитәкләгән, аның тырыш Главасы Нюрия Абидулла кызы Позднякова телефоннан җиткерә һәм корреспондентларга интервью бирә. Шулай, интервьюсының берсендә күп кешене кызыксындырган сорауга – поселения доходы нәрсәдән барлыкка килә дигән сорауга: « Җирле үзидарәнең бюджеты - эшчәнлекнең барлык социаль өлкәләре чагылыш тапкан төп финанс документ ул. Керемнәребез налоглардан тора һәм ел планы итеп кабул ителгән 507,7 мең сумның 408, 4 мең сумын җыйдык инде. Болар - үзебезнең подоходный налог, имущество налогы, җир налогы һәм башка төр налоглардан тора. Мәсәлән, урта мәктәп, авыл администрациясе, ООО «Колорит» кирпеч заводы һәм башка юридик лицолар налоглары бу.
Товар әйләнмәсе аксаганын да яшермим, ди җитәкче. Бу күрсәткечкә, берничә километр гына ераклыктагы Темников шәһәрендәге кибетләр челтәре булуы, опт базалар эше комачаулый.  Халык алардан сатып алырга ашыга. Сосновка авылы халкына да товарны Темник, Ельник, Краснослободск районы лавкалары китереп сата».
Халыкның тырыш, булдыклы булуы турында да әйтеп китте җитәкче. Хезмәтне яраткан кешеләребез – безнең байлык, ди Темник районы җиде авылга Глава буларак хезмәт итә торган Нюрия Абидулла кызы Позднякова. Алар мал-туар асрый белеп үрчетәләр. Буыннан-буынга күчә аларның шул осталыгы. Мисал өчен Татар Карай авылында яшәгән Наилә Равиль кызы белән Наиль Амрулла улы Чекашевлар гаиләсен алыйк. Әти-әниләре белән бер хуҗалыклары аларның, эштә булдыклы булу һәм мал-туар асраудан чын табыш булдыра алуларын балаларында да тәрбияләгәннәр. Хезмәтне яраткан гаилә йортында җиде үгез һәм өч сыер бар. Тагы ат, тавыклар, казлар үстерәләр. Соңгы 10 айда гына бу гаилә 8 тонна сөт сатып, район оештырган «Район хуҗалыгының иң яхшысы» дигән конкурста җиңүчеләр булдылар. Ильдар уллары - сельхозколледж студенты; әти-әнисенә ярдәм итеп тора. Фермер Чекашевлар династиясе эшен Ильдарлары дәвам итәр дигән фикер бар. Тагы Чекашевлар туган авыллары Татар Караевосы тормышында актив катнашалар. Мәсәлән, Наиль Амрулла улы авылына критик ситуациядән чыгарга ярдәм иткән – водопроводны ремонтларга булышкан.
Авыл Главаларының кыйбат тора торган проблемаларның берсе -юлларны ремонтлау һәм төзекләндерү. Быел алар белем, саулык, мәдәният Йортларына бара торган юлга шебень сибеп, грейдер белән тигезләтеп торалар. Администрацияләре янындагы Сугыш батырлары һәйкәленә юлны да төзекләндергәннәр. Яңа ел бәйрәме алдыннан иң матур өй һәм матур иттереп бизәлгән йорт конкурсы үткәрергә җыеналар. Җитәкче әйтеп киткәненчә, Татар Караево авылы җирләре иң матур җыештырылганнардан берсе. Моңа мөмкинчелек һәм теләк кирәк. Хезмәтне яраткан бу як кешеләрендә ул бар.

Наилә Насырова