Атюрьево районы Усть-Рахмановка авылында гомер итүче Ринат Җәфәр улы Алтышовка 25 мартта 60 яшь тула. Хезмәттә үтә гомере аның.
Ринатның әтисе Алтышов Җәфәр Билял улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар авылларындагы «Коммунар» колхозында трактор бригадасы бригадиры булып хезмәт иткән кеше. Тырышып хезмәт иткәнгә, мәрхәмәтле булганга якташлары арасында олы хөрмәт яулаган. Гадәткә кереп бара инде, кешеләр кәсеб эзләп, чит җирләргә чыгып китә торган иделәр элек тә, бүген дә шундый күренешне күзәтәбез. Шулай Җәфәр абыйның өч сеңелесе дә Мәскәүгә бәхет эзләп китә, ә ул – туган һәм кадерле Усть-Рахмановкасында кала. Әтисе эзеннән улы Ринат та бара, туган җирендә бәхетле булырга тырыша; шулай Алтышовларда традиция барлыкка килә. Әтисе юлыннан барганга бер дә үкенми Ринат Җәфәр улы. Бүген үл чын мәгънәсендә бәхетле. Эштә мактаулы, яраткан гаиләсе, балалары һәм оныклары аны шатландыра. Биографиясендә шундый баскычлар бар Ринат Җәфәр улы Алтышовның. Туган авылы мәктәбендә белем алгач, 1975нче елны Краснослободск совхоз-техникумына укырга керә. Ә 1978нче елда техник-механик профессия белгече дигән диплом алып чыга. Шул ук елны, меңләгән Совет егете төсле, армия сафларына хезмәткә алына. Бу елларда Ватанга икешәр ел хезмәт итә торган иделәр егетләребез. Ринат Җәфәр улы да 1980нче елга кадәр иленә бурычын үти. Аннары туган якларына кайтып, әтисе хезмәт иткән «Коммунар» колхозында баш инженер буларак хезмәт юлын башлап җибәрә. Бу профессия кешеләре һәрвакыт хөрмәттә. Шулай ул бер урында колхозлар таралганчы, 2009нчы елның азагына кадәр хезмәт итә. Ә инде 2010нчы елда Атюрьево районындагы ООО «МАПО Каменка»ның  Усть-Рахмановка бүлеге бригадиры дип билгелиләр.
Татар кешесе тырыш, хезмәтне җиренә җиткереп башкаручы токымнан яралган. Шундыйлар арасында Ринат Җәфәр улы Алтышов та. Моңа дәлил, аның район бүләкләре белән бергә, Мордовия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы Хөрмәт грамотасы (2006), Республика Мордовия Главасы Рәхмәте (Благодарность - 2006) һәм 2008 елда – республикабыз агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзлары Хөрмәт грамотасы.
Эштә уңган Ринат Җәфәр улы бәхетле гомер итә. Матур гаиләсе, зур хуҗалыгы аның. Тормыш иптәшеннән дә уңа: тырыш Кадрия Шәмил кызы Усть-Рахмановка балаларына белем бирә. Үзләренең ике балаларына - кызлары Гүзәл белән уллары Рушанга да тиешле тәрбия бирәләр алар: икесе дә югары белемлеләр. Бүген аларның үзләренең матур гаиләләре.
Ринат Җәфәр улы белән Кадрия Шәмил кызын бүген ике малай һәм чибәркәй кыз оныклары шатландырып үсәләр. Алтышовлар бик тә кунакчыл кешеләр, ишекләре бер дә ябылмый; төрле яклардан, шәһәрләрдән кунаклар килеп тора. Туганнары гына түгел, дуслары да, чөнки алар якты йөз, ягымлы мөгаләмә һәм ачык күңел белән каршы алалар. Ә егерме бишенче числода тагы өйләре кунаклар белән тулачак, чөнки юбиляр биредә. Гаилә терәге булган Ринат Җәфәр улының алтмыш яшьлек бәйрәме белән кайнар котлап матур теләкләр тормыш иптәше, улы һәм кызы, гаиләләре белән, күпсанлы туганнары, дуслары телиләр.
Кадерлебез!
60 яшең тулса тулсын, куңелең картаймасын. Йөрәктәге дәртең белән мәңге яшь булып кал. Авыруны белми яшә, бул һаман үз көчеңдә. Сине исән-имин күрү бәхет безнең өчен дә. Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр, күңелләрдә булган саф хисләр: озын гомер, матур тормыш - бездән сиңа теләкләр.

Н.Хәлил