Политолог, «АПЭК» сәяси һәм игътисади коммуникацияләр генераль директоры, «Бердәм Россия» партия югары Советы әгъзасы Дмитрий Иванович Орлов Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасындагы «Илебезнең киләчәге» темасын ачыклап Мәдбугат Йортында сөйләде.
Мисалга, өч ел элек булган Мордовияне бүгенгесе белән чагыштырып: «Яңа аэропорт, яңа стадион, яңа матур микрорайон барлыкка килгән. Регион киләчәге Юллама аркылы күренә. Бурычлары күп дип тормый бу регион, алга атлый. Мордовия технологик алга китешкә әзер: ипотека проекты уңышлы үсә, яңа антибиотик, оптиковолокно булдырганнар».
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык Юлламасының икенче өлешендә төрле кораллар турында сөйләүгә Орлов кайтып калды. Бу бүген актуаль. Бу безгә дөньяда сугыш булдырмаска булыша - гарантия безопасности. «Мира без России не будет», - ди политолог очрашуда.
Солидар булу, мәгариф, торак, технологик беренчелек турында һәм башка сорауларга җавапны корреспондентларга ишеттерде Дмитрий Иванович Орлов.