Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтен-дөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Төркиянең Анкара шәһәренә килде.
Сәфәр кысаларында ул бөек шагыйрь исемен йөрткән Габдулла Тукай урамында урнашкан “Казан” татар мәдәни җәмгыятендә Анкарада яшәүче милләттәшләребез белән очрашты.