Абидә Юсуп кызы Хайрова Кадошкино районы Большая Поляна авылында матур гомер итә. Май аенда аңа 90 яшь тулды. Шундый матур һәм истәлекле көн белән, урнаштырылган гадәт буенча, Абидә апаны котларга зур делегация килеп төшә: Кадошкино районы администрациясе җитәкчесе А.В.Чаткин, җирлек башлыгы Н.Х.Долотказина, халыкны социаль яклау һәм район ветераннары Советы вәкилләре килгән. Алар Ил Президенты В.В.Путин җибәргән котлауны да җиткергәннәр. Телеграммасындагы сүзләр нәкъ Абидә Юсуп кызы Хайрованың  биографиясенннән өзек иде; авылның гади хезмәт кешесе биографиясе. «Гади хезмәткәр биографиясе түгел, ә олы хезмәткәр биографиясе! - дип дәвам итә фикерне кызы Адилә Мухаммеджан кызы. Минем әтием, Мухаммеджан Хасан улы да шундый ук олы хезмәткәр иде. Алар туган авыллары колхозында гомерләре буе тырышып хезмәт иттеләр: әнием бригадада эшләде, ә әтием – тракторлар паркында гомерлек тракторист иде. Өйдә дә тынгы белми иделәр алар. Һәрвакыт зур хуҗалык белән яшәделәр. Зур дип, ике сыер; аларга җитмешәр яшь, ә хуҗалыклары шулай ук зур булды. Әтием, кирәк чакта үзе дә сыерны сауды. Үрнәк булырлык тырышлар.
...Хәтеремдә, бакчабызда утыз биш алмагач кына иде, ә куакларга килгәндә, санын белми дә идек, - дип хәтер почмагын сүтә Адилә ханым. - Бакчабызның зурлыгы - гектар! Аны бит эшкәртәсе, тәртиптә тотасы бар. Кайчакта әнидән сорый да идем, боларның барысы да нәрсәгә шулкадәр кирәге бар? Ә ул көлемсерәп җавап кайтара: бөтен кешегә җитсен. Барлык кешегә дигәндә, бу сүзләр нәкъ әниемнеңчә, чөнки ул кунаклар каршы алырга бик тә ярата. Һәрвакыт өебез тулы кеше: туганнар, күршеләр, дуслар... Әнием барыбызны якты чырай белән каршы ала, тәмлүшкалары белән сыйлый, матур гына аралаша. Бүген дә аңа балаларының, оныкларының, танышларының кунакка килүе шатлык. Беркайчан арыдым димәс ул, тик һәрбер кешегә аның өендә җылы һәм якшы гына булсын дигән теләктә. Шулай була да, барча халыкка аның җылысы җитә». Һәм чынлап та шулай. Кешелеклелеге һәм ярдәмчелеге Абидә Юсуп кызы Хайровага озак яшәргә көч бирә.
Бүгенге тормышыннан канәгать Абидә Юсуп кызы. Тик аның гомерендә Бөек Ватан сугышы гына иң кайгылы һәм авыр хәтер булып яши. Абидә апа сеңелләре белән 1942 елда ятим булып калалар; әтиләре вафаты турында «кара» өчпочмаклы хат алалар. Аннары яу кырында абыйлары вафат була. Гаиләләренең терәге булмагач, аларга ничектер яшәргә кирәк була. Тик тырыш хезмәт саклап кала бу гаиләне. Абидә апаның сугыш белән өтелгән балачагы колхоз кырларында үтә. Колхозда эш дигәннәре аз мени? Унөч яшьлек Абидәгә дә табыла. Шулай гомер буе бар көчен куеп, армый-талмый хезмәт итә туган авылы колхозында. Хезмәт фронтында да була ул; күпне күргән кеше. Абидә Юсуп кызы Хайрова:
– Барыбызга да бердәй авыр иде, – дип исенә төшерә хезмәт ветераны. – Ачлык, ялангачлык, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны югалту ачысын кичердек. Безне, ныгымаган кызларны, кыенлыклар чыныктырды.
Әмма Абидә Юсуп кызы күңелендә оптимизм, гел тыныч тормыш турында сөйли, барыбызгы тыныч, рәхәт тормыш тели. Хәзер тулы хокук белән оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына шатлана. Абидә Юсуп кызы Хайрова дүрт баласына бәхет васыять итә, ә алар әниләренең теләген тормышка ашырып килә. Әти-әниләренең наказларын яхшы хәтерләп яшиләр.
Әниемнең юбилее барыбызга да бәйрәм, ди балалары бертавыштан. Чәчләреңә чал керсә дә, син бит безнең йөрәк түрендә. Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча.
Син дөньяда безгә бер генә, дигән теләктә алар.

Наилә Насырова