Мордовиядә Ураза гаетен бәйрәм итүдә ата-бабаларыбызның күпгасыр-лык дини, рухи традицияләре чагылган. Алар дуслык һәм татулык идеяләренә, туган телгә, бай мәдәниятебезгә ихтирамлы карашларга нигезләнгән.
Быел, Россия белән бергә, Мордо-виянең барлык мөселманнары Ураза гаетен 15 июньдә билгеләп үтте. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республикабыз мәчетләрендә кояш чыгып таң атуга Коръән һәм аның сураларын уку белән башланды. Кайбер авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге җидедә укыдылар. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китте. Республикабыз Мордовия мөсел-маннарының рухи идарә үзәге мөфтие (ЦДУМ РМ), Ислам мәдәни үзәге директоры Фагим хазрәт Шафиев зурлап Ураза бәйрәмен  Ләмберә районы Аксен авылы мәчетендә үткәрде. Бу көнне мәчет яшьләр һәм картлар белән шыгрым тулы иде. Сәгать биштә Фагим хазрәт Гает укыды, вәгазь сөйләде, аннары бергәләп намазда булды. Бу көннәрдә миллионлаган мөселман якты сөенеч һәм канәгатьлек хисләре кичерә, Аллаһы Тәгаләгә аның чиксез рәхмәт-мәрхәмәте өчен олылау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Ураза бәйрәмебез белән Илебез башы В.В.Путин, Мордовия җитәкчесе В.Д.Волков, Татарстан җитәкчесе Р.Н.Миннеханов котлау сүзләрен мөселманнарыбыз рәхәтләнеп кабул итте. «Тынычлык һәм иминлек - теләсә нинди территориянең уңышлы үсеше нигезе, - ди Республикабыз мөселманнарының рухи идарә үзәге мөфтие Фагим хазрәт. - Олуг бу бәйрәм һәммәбезгә рухи яңарыш шатлыгы, хезмәт дәрте бирсен, яхшы эшләргә рухландырсын», - дигән теләкләре белән безгә, барыбызга да бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек теләде.
Башкалабыз Саранскның барлык мәчетләрендә шулай ук Ураза гаетен унбишенче июньдә бәйрәм иттеләр. Мәсәлән, меңләгән кеше «Ускудар» мәчетенә сәгать алтыга гает намазы укырга җыелган иде. Мордовия мөфтие Зәки хазрәт Айзатуллин Гает укыды. Зәки хазрәтнең тантаналы вәгазеннән соң бу мәчетнең имам-хатыйбы Али хазрәт Айзатуллин гает намазын үткәрде. Алга таба Зәки хазрәт хөтбә укыды, Россия Югары мөфтие Т.С. Таджуддин һәм төрле регионнарның рухи идарә җитәкчеләре юллаган котлау сүзләрен халыкка җиткерде. Зәки хазрәт Айзатуллин Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, дөньяларга тыныч күк йөзе, халкыбызга тынычлык, бәхет һәм үсеш сорады.
Атюрьево районындагы Верхний Пишляй – Югары Пешләй, Нижний Пишляй –Түбән Пешләй, Большой Шуструй – Кыштыру, Татарское Тенишево-Тенеш, Татарское Тювеево, Усть - Рахмановка һәм күршедәге Иске Аллагол авыллары кешеләре Ураза гаетын зурлап бәйрәм иттеләр. Кыштыру җирле мөселманнар мәхәлләсенең башлыгы Шамиль Соколов Гаетны авылы мәчетендә укыды. Мәскәүдәге якташларыбыз, бу районда хезмәт иткән чит як мөселманнарыбыз да ничәнче ел инде дини йолаларны Кыштыруда укыйлар. Бу юлы да Кыштыруга мәчетенә килеп Ураза гаетен укыдылар. Ремонтланган мәчет үзенең кунакларын елмаеп каршы алды. Ә Тенештә бүгенгә мәчет тә, мулла да юк. Гореф-гадәтләрне тормышка ашырыр өчен, бу авылның бер йортында, Санк-Питербургтан килгән мулла һәм башка якларда яшәгән якташлары олы дини бәйрәмнәрдә Коръәнне, белгән догаларын һәм намазларын укыйлар.  Быел да Ураза гаетын шул ук йортта укыдылар. Аннары бергәләп зиратка киттеләр. Тенеш мәетләрен җирләргә Аллагол мулласы килеп йөри, икән.
Кадошкино районы Латышовка һәм Большие Поляны, Насакан-Потьма авылларында да Гает бәйрәмен зурлап үткәрделәр. Большие Поляны авылы халкы зират янына, шул ук авылның мәрхәмәтле халкы ярдәмендә плиталардан җәелгән шундый тигез һәм шома юлдан олысы-кечесе, машиналарда һәм җәяүләп җиңел генә үтеп китәрлек юлдан җыелдылар. Зират алды мәйданына, күп еллар яшәгән гадәт буенча, хәйран күп халык килгән. Гает догаларын мулла Равил Абубәкәр улы Капкаев укыды.
Ромодан районы авыллары шул ук көн Ураза бәйрәм йоласын үткәрделәр. Олы дини бәйрәмебезне быел Белозерье мөселманнары да бергәләп бер көндә, бер ук вакытта үткәрделәр. Җәйге озын вакытлы уразадан соң үткәрелгән Бәйрәм өч көн дәвам итте. Шулай дин тотучыларның бу көннәрдә камилләшүгә, шәфкатьлелек һәм миһербанлылыкка омтылышы тагын да ныгый, алар бергәләп гыйбадәт кыла, мул табыннар тирәли җыелыша.

Наилә Насырова