Мордовия мәктәпләрендә чыгарылыш имтиханнары тәмамланды. Нәтиҗәләр чыгарылды. Быел барлыгы республикабызның  531 укучысы «Укуда уңышлар өчен» медаленә лаек. 23 июньдә, урнашылган гадәт буенча, Мордовия Главасы В.Д. Волков регионыбыз чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр тапшыру тантанасында катнашты. Бу  тантаналы чарада  балаларның әти-әниләре, укытучылар, вуз җитәкчеләре; халык  белән РДК залы шыгрым тулы иде.
Выпускниклар тормышларындагы беренче олы бүләкне Республика Мордовия Главасы Владимир Дмитриевич Волков кулыннан «Укудагы уңышлары өчен» медальләре белән бергә, истәлекле сәгатьләр һәм кызларга чәчәкләр бәйләме, ихластан котлауларны кабул иттеләр. Ә биш медалистка, Бөтендөнья һәм халыкара олимпиада җиңүчәләренә, Мордовия Главасы тагы бер бүләк – 25 июньдә Португалия белән Иран футбол матчына билетлар бүләк итте. Җитәкчебез чыгышында рәхмәтләрен сәләтле балалар үстергән әти-әниләренә белдерде. Шулай ук Главабыз Бөтенроссия олимпиадалары рейтингында Мордовия икенче лаеклы урында, Мәскәүдән кала, диде. Тагы ул залда Бөтенроссия олимпиадаларында 170 җиңүче һәм призер, 5 - бөтендөнья белән халыкара олимпиадалары призерлары утыра дип трибунадан ишеттерде. Мордовия Главасы бүгенге выпускникларга киләчәктә фән үсеше, инновация, IT-технологияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә терәк булуларына ышана. Моның өчен регионыбызда уңай шартлар тудырылган, ди Мордовия лидеры: «У нас появляется все больше заводов, на которых зарплата составляет от 30 до 60 тысяч рублей. Причем туда требуются именно молодые специалисты, которые хорошо разбираются в технологиях, которые могут работать на современном оборудовании. Работают программы поддержки для молодых учителей и врачей, молодых кадров для сельского хозяйства. Тем, кто решит жить и работать на селе, выплачиваются хорошие подъемные, ежемесячная прибавка к зарплате, выделяется субсидия на строительство жилья. И уже очень многие молодые ребята воспользовались этими возможностями. Кроме того, при подготовке к чемпионату мира по футболу серьезное развитие получила сфера развлечений и отдыха, сервиса и туризма. И здесь тоже нужны молодые, креативные ребята».
Тантаналы кичәдә Владимир Волков футбол темасына да туктады: «Бу көннәрдә Саранск планетаның иң зур спорт бәйрәме – футбол буенча бөтендөнья чемпионаты үзәгендә.
- Дорогие ребята, теперь очередь за вами. Я уверен, совсем скоро придет время, когда вашими делами и достижениями будут гордиться ваши школы, учителя, руководство страны и республики. Вы – золотой резерв Родины, наша основная сила, главный кадровый потенциал. Я хочу, чтобы каждый из вас еще раз повторил для себя: «Нет ничего невозможного!» Пусть эти слова станут вашим девизом по жизни».
Шулай ук медальләрне  Республика Мордовия Хөкүмәт Собраниясе рәисе В.В.Чибиркин, Республика Мордовия Правительствасы рәисе В.Ф. Сушков, Саранск шәһәре Главасы  П.Н.Тултаев тапшырдылар.
Бөтенроссия һәм халыкара олимпиадалар җиңүчеләре, призлы урын яулаучылар, медалистлар исемлегендә татар милләтле укучыларыбыз: Арюкова Эльвина (Инсар шәһәренең беренче урта мәктәбеннән), Шехмаметьева Лилия (Ельник районы В.В.Кирдяшкин исемендәге Мордовскопошаты урта мәктәбеннән), Кильдеев Роберт (Кадошкино урта мәктәбеннән), Симаева Диана белән Турчаева Венера (Кадошкино районы Латышовка урта мәктәбеннән). Куняшева Нелля (Ковылкино шәһәре 2нче урта мәктәбеннән), Мамеева Алсу белән Янгаева Диана (Ләмберә районы Большеелховка урта мәктәбеннән), Ләмберәнең беренче урта мәктәбеннән - Алукаева Алина, Батерякова Алсу, Биктякова Радмила. Ләмберәнең икенче урта мәктәбеннән  Ахметова Эльвина белән Бикчурина Камила. Курганова Карина, (Рузаевканың 17нче мәктәбеннән), Старкова Рената (Торбеевоның беренче урта мәктәбеннән).
Саранск шәһәре медалистлары: Абдюшева Диана (Советлар Союзы герое П.И. Орлов исемендәге 2нче урта мәктәбеннән), Аширов Рустэм (12нче гимназиясеннән), Баймашева Лейсан (Республикабыз сәләтле балалары өчен лицееннан), Баляева Алина (19нчы гимназиясеннән), Бикчурина Лиана (кайбер предметларны тирәнтен өйрәнү 24нче урта мәктәбеннән), Батерякова Айлина (26 нчы лицееннан), Еналеев Руслан белән Сюбаев Тимур (кайбер предметларны тирәнтен өйрәнү 39нчы урта мәктәбеннән), Сюбаева Олеся (7нче лицееннан), Сайфетдинов Салават (кайбер предметларны тирәнтен өйрәнү 18нче урта мәктәбеннән), Каримова Диана (35нче урта мәктәбеннән).
Профессия турында сораштырганда, алдагы елларда, бик тә күп экономистлар, юристлар модада булды чыгарылыш сыйныф укучылары арасында. Ә быел, республикабыз сәләтле укучылары белән әнгәмәдә түбәндәге мәгълуматны ишеттем. Саранск шәһәре 12 гимназия медалисты Аширов Рустэмнан кем булырга хыялланасың дигәч: «Ватанымны якларга җыенам, балачактан ук хәрби-военный булырга хыялланам», ди.
Башкалабызның 39 урта мәктәбе укучысы «Укуда уңышлар өчен» медаленә лаек Еналеев Руслан әңгәмә вакытында бүгенге компьютерлашкан чорда, алдынгы технологияләр үскән вакытта, белемле программист һөнәре көн белән таләп ителгән, диде һәм бу өлкәдә белем алырга җыена ул. Сәләтле балалар лицее медалисты Баймашева Лейсан Мордовия, Россия, халыкара олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры да программирование өлкәсендә үзенең киләчәген күрә.
Кильдеев Роберт, Кадошкино урта мәктәбе медалисты болай ди:
- Әлегә кадәр берничә ел тарих буенча предмет олимпиадаларында районда - җиңүче, республикабызда - призер булдым. Икенче сыйныфтан футбол белән шогыльләнәм. Күптән түгел Иделбуе федераль округында безнең команда мини-футбол буенча ярышта җиңүчеләр булып өйгә кайттык. Бүген дә конкурста катнашып призга футбол тубын оттым. Мәктәптә уку елларым кызыклы да, мавыктыргыч та булды. Киләчәктә дә тырышлыгым юкка югалмас дип уйлыйм. Профессия алырга дип университетыбызның юристлар әзерләгән факультетына укырга керергә җыенам.
Батерякова Алсу, Ләмберәнең беренче мәктәбе медалисты, укуда һәм күптөрле ярышларда уңышларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучысы:
- Олы тормыш юлына аяк басу бик тә җаваплы адым. Әмма имтиханнар тапшыру – беренче сынауларны лаеклы үтелде, киләчәгем дә матур булыр дип ышанам.
- Ниһаять имтиханнар артта калды, күңелдә ниндидер тынычлык урнашты,- ди Ельник районы В.В.Кирдяшкин исемендәге Мордовскопошаты урта мәктәбе медалисты Шехмаметьева Лилия. Ул татарча җырларга, күбрәк биергә ярата. Тормышта үз урынымны табарга җыенам. Лобановкада гомер итүче әтием белән әниемә, минем тормышымда төп төрәк булган Галия Халильевна белән Равиль Алимҗановичка зур рәхмәтемне белдерәм».
Кызлар күбрәк доктор булырга җыеналар. Бу өлкәдә дә төрле хөкүмәт программалары эшли. Ләмберә районы Большеелховка урта мәктәбеннән Мамеева Алсу белән Ләмберәнең беренче урта мәктәбеннән Биктякова Радмила, Ләмберәнең икенче урта мәктәбеннән Бикчурина Камила доктор булырга әзерләнәләр. Шулай ук Латышовка урта мәктәбе медалисты Турчаева Венера медицина өлкәсендә эшләргә җыена, ә шул ук мәктәптән Симаева Диана – биолог профессиясен сайлаган.  Шундый фикерләр белән таралышты медалистлар бу тантаналы кичәдән.
Моңлы да, шатлыклы да үтте бу көн!

Наилә Насырова