Туган тел - тарихның рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз.
Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә икәнлеге көн кебек ачык. Туган телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа назлы бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык ана теле дип атый. Баланың ана телен үзләштерүе һәм аны актив куллануы, шул телдә тәрбия һәм белем алуы һәрьяклы үсеше өчен уңай шарт булып тора. Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең икесен-өчесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлый акыллы башлар. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Белгәнебезчә, ке-ше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моңа тарихтан күп мисаллар китерергә булыр дип уйларга урын бар. Ә тормышта шундый мисаллар белән дә очрашырга туры килә. Бездә, Мордовиядә дә, андыйлар бар. Рузаевка шәһәре унынчы номерлы мәктәбенең 3Б классына күчкән Альвина Алыкова белән очрашып сөйләштек. Аның хыялы - татар телендә укырга һәм язарга өйрәнү белән тәрбияләргә үз атын, бездә елкысын диләр, булдыру һәм аңа атланып йөрү. Тагы әтисе – Рузаевка районы ООО «Стрелецк» җитәкчесе урынбасары, яңа технологияләрне тормышка ашыручы хөрмәтле хезмәткәр Дамир Нурый улы Алыков, кызын перепелкалар белән танышырга алып барачак, чөнки Альвина аларның йомыркаларын ашарга ярата һәм бу бала да, үсә төшкәч, аларны үрчетергә исәпли, дип әйтте аралашканда. Төрле темаларга иркен сөйләштек. Аралашу кызып китте һәм мин татар телен кем өйрәтте дигәч, ул:
- Энем Аскар белән икебезгә әнием Майя Шәмил кызы һәрвакыт татарча әкиятләр сөйли, татар язучыларының китапларын укый. Ул үзе дә белемле, бик уңган кеше; телеңне йотарлык тәмлушкалар пешерә, матур чәчәкләр үстерә, машинаны үзе йөртә... Әнием татар халкының яраткан шагыйре, бөек әдип Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен укыгач, миндә татар телендә укырга һәм язарга өйрәнергә дигән теләк барлыкка килде. Ә башта ана телендә тагы да матур иттереп әни-әтием, әбиләрем һәм бабайларымча сөйләргә өйрәнәчәкмен. Күп нәрсәгә өйрәндем инде. Абыем Камиль Шәүкәт улы миңа «Әтәч»не өйрәтте. Әнием татар кызы костюмын да тектереп кидерде: бу костюм миңа бик тә ошый. Сөекле Шәмил бабаемның искә алу кичәләренә дә татар кызы костюмымны киеп Надия әбиемә килә идем. Мәктәбебездә оештырылган конкурсларда, милли бизәкле татар кызы костюмымны киеп, анам телендә яттан шигырьләр сөйлим. Шулай, быел районда оештырылган шигырьләр конкурсында татарча шигырь белән чыгыш ясап, призлы урын яуладым. Энем Аскар да татарча сөйләргә өйрәнә. Ул татарча исәнләшә. Яраткан сеңелләрем Алина, Рияна белән дә татарча матур сөйләшәбез.
Рузаевка шәһәрендә яшәгәнгә, мин рус телендә белем биргән мәктәптә укыйм. Предметларны мин рус телендә өйрәнәм, ә татар телем минем каныма әнием сөте белән кергән. Мин русча укыйм, инглиз телен өйрәнәм. Ә татар теле - мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашым булачак.
Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татарлар. Татар телен өйрәнү миңа рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, сөекле әбием, башымны сыйпап: «Куяным, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең! - ди. - Мин үземнең туган телемне саклармын».
Шулай олы планнар корган Альвина белән озын-озак, рус сүзләрен кушып, ана телендә аралаштык. Ана теле ана сөте белән керә дә.

Наилә Насырова