Россия Федерациясенең күп төбәкләрен үз иткән балтырган – борщевик Мордовиядә дә артканнан-арта. Урыны-урыны белән буе өч метрга җитүче бу үсемлекне хәзер инде республиканың теләсә кайсы төбәгендә күрергә була. Олы юл тирәләрендә, тимер юл буйларында да артканнан-арта бу әрсез үлән.
Белгечләр әйтүенчә, бер үлән ким дигәндә 20 мең орлык бирергә сәләтле! Ашыгыч рәвештә чарасын күрмәгәндә, мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләргә китерүен көт тә тор.
- Борщевик Сосновского был завезен более 30 лет назад в ботанический сад Мордовского госуниверситета в качестве демонстрационной культуры, на Мордовскую государственную сельскохозяйственную опытную станцию, а также в Краснослободский сельскохозяйственный техникум для научных исследований как перспективное кормовое растение, - ди Н.П. Огарев исемендәге МГУның Аграр институты авыл хуҗалыгы белеме кандидаты, агрономия һәм ландшафлы архитектура кафедрасы доценты  Александр Никольский. – Именно из этих трех мест борщевик Сосновского начал свое распространение по территории республики. Особенно его много в Ромодановском и Лямбирском районах. В Теньгушевский и Зубово-Полянский районы борщевик попал уже со стороны Москвы – семена растения были разнесены колесами автомобилей. Масштабы распространения борщевика в Мордовии за последние десять лет уже можно считать серьезной проблемой. Почему он разрастается так стремительно? Этот сорняк очень неприхотлив, растет на всех почвах и в любых условиях. Одно растение дает 2-3 тысячи семян – ими можно засеять целое поле. Неслучайно борщевик Сосновского занесен в Черную книгу флоры России, в которой перечислены растения, наносящие вред другим растениям и даже людям.
Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Кайчагында кычыткан чагуын хәтерләтүче балтырган агуы тәннең тырналган урынына эләксә, авыр җәрәхәткә әйләнергә дә мөмкин. Мондый вакытта кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен дистәләрчә кеше әлеге үләннән зур зыян күреп, хәтта хастаханәләрдә ятып чыга. Балтырган бигрәк тә балалар организмы өчен куркыныч. Аның белән көрәшү шактый авыр. Үсемлекнең тамырлары кайчагында беләк юанлыгына җитә икән. Тирәнлеге дә берничә метрдан арта, диләр.
Тармакланып үскән балтырган та-мырларының берсен казып алсаң – икенчесе, анысын алсаң, өченчесе сак-лана, ди белгечләр.
- Балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар шактый кирәк. Бер селтәнү белән генә әлеге афәттән котыла торган түгел бит. Кайчагында берничә ел рәттән эш алып барып кына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була, ди белгечләр сүзенә кушылып бакчачы Юрий Лямин Сарансктан. – Бакчама биш ел элек кырлардан күчкән иде. Чалгы белән чабып та карадым, балта белән дә, яндырдым да – булышмады. Галимнәр бу үләннең элегрәк коелган орлыкларының тишелеп чыгу сәләте 12 елга сузыла, диләр. Агулы икәнен белә идем, әмма букадәр дип уйламадым. Аяк-кулымны пешереп дәваханәгә дә эләктем. Бүген тулы экипировка – резин перчаткака һәм итекләр, күзләргә очки киеп чабам. Гербицидлар да кулланам, әмма файдасы аз. Киләсе елга шундый ук күренеш кайта. Моңа хуҗасыз дачалар да сәбәп булып тора. Аларга штраф түләтергә кирәк; шундый программалар кайбер регионнарда эшли һәм нәтиҗәсе уңай.
Александр Никольский балдырганны җиңеп булуына ышана. Шуңа диссертациясен багышлаган. Биш тапкыр чабып караган ул, гирбицидлар кулланган, әмма теләгән нәтиҗәгә ирешмәгән. «Иң гади һәм эффектлы юл: зур үсемлекнең чәчәк атыр алдыннан «корзинка»ларын кисеп алу. Шулай борщевик үлә һәм орлыклары да калмый. Бу үсемлек гомерендә бер тапкыр гына чәчәк ата икән», - ди авыл хуҗалыгы  фән докторы.

Н. Хәлил