Татарлар арасында сату эше белән шогыльләнүчеләр борынгыдан килә. Бүген дә сатучы профессиясе дөнья күләмендә иң популярлардан санала. Сату-алу эшләре елдан-ел киңәя, ә инде сатып алу һәр кеше тормышында аерым урында. Товар-акча мөнәсәбәтләренең яңа төрләре барлыкка килә һәм бу эштә катнашканнарга мөмкинчелекләре дә арта.
1966 елда СССРның Югары Советы тагы бер бәйрәм ясады – День работников торговли. Шуннан алып бәйрәм көннәре ике тапкыр үзгәргән иде. 2013 елда Россия Федерациясе президенты Указы белән яңа дата билгеләнә – июль аеның дүртенче шимбәсе (суббота). Бу профессия кешеләрен котлаулар үтте. Шулай, Рузаевска районында бу сферада күп кенә тырыш һәм булдыклы кешеләр хезмәт итә. Алар өчен сатып алучыны профессиональ рәвештә канәгатьләндерү – төп бурычлары. Рафика Шигязам кызы Касимова эшмәкәр Анна Терентьева кибетендә күптәннән эшли. Рафика Шигязам кызы кайнар килеш пекарнядан кибет киштәләренә килгән ипи белән чәй янына тәм-томнар сата. Белгәнебезчә, ипи – тормыш нигезе.
- Профессиямне бик тә яратам. Сатып алучыларым белән рәхәтләнеп аралашам һәм үзебезнең продукцияне дә теләп тәгъдим итәм. Башта ипи һәм батоннар гына сата идек, ә хәзер кабымлык һәм чәй янына пешкән әйберләр ассортиментыбыз бай. Барысы да бик тә тәмле, шуңа күрә сатып алучыларыбыз безнең ашамлыкларны теләп алалар. Җитәкчебез уңган; ул сатып алучылар теләген тыңлый, кисәтүләрен булдырмаска тырыша һәм без аның ярдәменә һәрвакыт таянабыз; кешелекле. А.А. Терентьева сатып алучылар тәгъдимнәрен исәпкә алып ипи һәм кондитер әйберләренең ассортиментын үзгәртеп пешертә. Пекарнядан ипи турыдан-туры Рафика Шигязамовна саткан кибет киштәләренә менеп утыралар. Ә ипи пешерү артыннан күзәтү тагы да кызыклы, төрле-төрле тәмлушкалар турында әйтәсе дә юк... Мәсәлән, формаларга салынган ипи камыры электромичкә кертелә. Берьюлы  бер стойкага 135 бодай яки арыш ипие сыя. Бодай ипие 32 минутта, ә арыш оныннан изелгән камыр бераз озаграк – 45 минутта пешүе турында белми идем. Пешкән ипи бераз ял итә. Аннары пекарнядан чыккан ипи беренче буларак Рафика Шигязамовна хезмәт иткән кибеткә күчә.
Сатып алучылар һәрвакыт ипи һәм кондитер ашамлыкларның сыйфатыннан канәгать; тәмле исләрен аңкытып яңа гына мичтән төшкән ипи ашыйсыларны китереп тора бит. Сатучысы да аларга бик ошый. Ул уалып торган печеньедан алып татлы пирожноеларга кадәр тәмлушкаларны тәгъдим итә; кемгә нәрсә ошый, шуны белеп бетергән инде. Һәрбер каприз аңа закон, чөнки сатып алучы канәгать булып китәргә тиеш икәнен яхшы белә ул.
Анна хуҗабикә Терентьева күңелен биреп хезмәт иткән коллектив турында:
- Наше предприятие существует с 2009 года и основной костяк работников до сих пор сохранен. Коллектив у нас очень дружный и работоспособный. Одна из старейших работниц – это Рафика Шигязамовна Касимова. Она трудится на предприятии с 2001 года, т.е. начинала еще у моего отца А.И. Овечкина, а с 2009 года работает у меня продавцом. За все это время Рафика Шигязамовна проявила себя как очень добросовестный и трудолюбивый человек. Она абсолютно неконфликтный сотрудник и пользуется большим уважением среди покупателей и коллег. Побольше бы нам таких работников.

Н.Хәлил