Бүгенге буын өчен горурланырлык кешеләребез – ветераннарыбыз, әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез; тик алардан акыллы һәм лаеклы яшәү үзенчәлекләрен өйрәнәсе бар. Кайбер вакытта аларның яшәү көченә һәм тормышны ярату көченә сокланып куясың.
Язмамның төп геройлары – Бөек Ватан сугышыннан соң үскән гади авыл хатын-кызлары. Алар – Раушания Әхмәт кызы Манерова, Румия Али кызы Таирова, Роза Сирач кызы Надрова, Зәхидә Абдулла кызы Шабайкина белән күптән таныш; Кочкурово районы Татар Ымызы авылы мәктәбендә булырга, мәгариф йортларында күп тапкыр очрашырга туры килде алар белән. Гомер буе дус, тату коллектив буларак тырышып киләчәк буынга ныклы белем һәм тиешле тәрбия биреп хезмәт итте алар. Авырлыкларга карамастан, яшәешнең кадерен, кечкенә шатлыкларга да куана белеп гомер итүче кешеләр алар. Озак яшәүнең сере дә чын күңелдән кешеләрне ярата белүдә һәм тырыш хезмәттә дип атыйлар язма геройларым.
Тынгы белмәгән җаннар, лаеклы ялга чыккач та, туган Татар Ымызы авылларының актив пенсионерлары булып кала беләләр. Р.А. Таирова, З.А. Шабайкина, Р.С. Надрова һәм Р.А. Манюрова - дүрт дус, дидем. Алар, булган йорт хезмәтләрен читкә куеп, авыл Мәдәният йортына ашыгалар. Бергә җыелышып аралашу белән бергә, бу бинаның директоры булып хезмәт иткән Марина Геннадиевна Баймашкина белән мәдәни чаралар үткәрү турындагы фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Иҗади күтәренке күңел, күзләрендә яшьлек уты янып эш итә белә алар. Халык юкка гына әйтмәс: “Картлык еллары белән түгел, ә тәҗрибәсе белән матур”. Дус кызлар халыкка хезмәт итүдән ләззәт таба; башта мәгариф өлкәсендә булса, бүген – мәдәният өлкәсендә. Уңышлары турында сөйләргә дә, эшләгән эшләре белән мактанырга да яратмый бу шәхесләр. Алар сәхнәдән чыгыш ясагач, матур татар моңын яңгыраткан алкышлардан соң икенче сулышлары ачыла, авырткан авырулары тарала; авыру турында оныталар. Шулай, “Мин авыл клубында еш булам, – ди беркайчан төшенлеккә бирешмәгән Румия Али кызы Таирова. – Кырык ел Татар Ымызы мәктәбендә хезмәттән соң да яратып рәсем ясау, җырлау, иҗат итү, чараларда катнашу теләген югалтмадым. Бүген дә төрле бәйрәм уңаеннан оештырылган кичәләрдә катнашам. Авылдашларым белән оештырылган чараларда катнашсам, ниндидер әйтеп булмаслык көч барлыкка килә, чараларның яңасын уйлап табарга этәрә. Кичәләрнең төрлесе - кечкенә, әллә зур иттереп оештырылган булуына карамастан, безгә һәрвакыт кызыклы һәм күңелле була”.
Шундый сүзләрдән соң, Россиябез авылларында шундый эшчән, тырыш, битараф булмаган, уйлап табучан, киләчәк буынга зур тормыш тәҗрибәсен эләшүче көчле кешеләр булганда, район һәм авыллар яшәр, анда иҗат уты сүнмәс дигән ышаныч туа.
Тагы бер иҗади кеше белән таныштырасым килә. “Студент елларында үзэшчән коллективларда еш катнаша идем: хорда катнаштым, берүзем дә җырлый идем, – ди Роза Сирач кызы Надрова. – Ичалки педагогия училищесында укыган чакта Ичалки районы сәхнәләрендә дә, Саранск башкалабыз сәхнәләрендә дә чыгышлар ясый идек. С.М. Киров исемендәге Ичалки педагогия училищесында белем алып, 1974 елда, туган Татумыс авылым сигезеллык мәктәбебезгә укытырга килдем. Рәхәтләнем татар теле һәм әдәбияты предметлары буенча да авылдашларым балаларына белем бирдем. Педагогик хезмәтемнән башка, җәмгыять эшләре белән дә шогыльләндем. Мәсәлән, ничәмә-ничә тапкыр сайлаулар комиссиясендә катнаштым. Хәзер лаеклы ялда булсам да, тыныч кына яши алмыйм: тормыш иптәшем белән икәү зур хуҗалык алып барабыз. Казлар, үрдәкләр асрыйбыз, өч атыбыз белән ике тайчыгыбыз һәм унбиш оя умарта кортларыбыз бар. Татарлар кунак килгәнне ярата, борынгыдан килгән гадәт. Өстәл артында  тәмлушкалар белән чәй эчә-эчә аралашу үзе бер бәхет. Шуңа бәлешләр еш пешерәм; бу эшне мин бик тә яратам. Август аенда җимешләр өлгерүе дәвам итә, бәлеш эчлегенең төрлесен куллам. Мәсәлән, хәзер алма өлгерде, алма бәлешләре чәйгә бик тә тәмле. Әмма хуҗалык эшләре авылыбызда үтә торган чараларда катнашырга комачауламый. Зур теләк һәм күтәренке күңел белән 9 май бәйрәмендә, ифтарда катнаштым. Бергә һәрвакыт күңелле һәм тормыш итәргә җиңел...»
Тагы бер актив тормыш алып бару үрнәге – Зәхидә Абдулла кызы Шабайкина. Ул да педагог биографиясен С.М.Киров исемендәге Ичалки педагогия училищесын тәмамлап, Роза Сирачевна күк 1974 елда, Татумыс мәктәбендә математика укытучысы буларак башлап җибәрә. Беренче укыту елыннан ук аңа җәмгыять эшләре белән шогыльләнергә туры килә: “Без мәктәптә дә,  лаеклы ялга чыккач та активлар булып калдык, - ди Зәхидә Абдулла кызы. – Укыту эше белән бергә, мәктәп комсомол оешмасы сәркәтибе-секретаре идем. Бу хезмәт артында һәрвакыт конкрет эшләр булды. Бер мәктәпкүләм җыелышы исемдә калган. Ничегрәк кызыклы итәргә соң дигән сорау тынгы бирмәде шул вакыт. Шуңа анкеталар таратып укучыларның нәрсә ишетергә теләкләрен белдем һәм чыгышымны алар теләгенә таянып башкардым. Зур кызыксыну белән барысы да тыңлады һәм дискуссиядә дә теләп катнаштылар. Анда фикерләрен әйттеләр, дәлилләр китереп чыгышлар булды. Аннары пионерлар эшен алып бардым, китапханәче булдым. Авыл халкын һәм хуҗалыкларын исәпкә алу – Переписьтә катнаштым. Татар Ымызы авылыбызга газ үткәрү группасы эшендә дә активларның берсе идем. Өч ел элек участок сайлау комиссиясе рәисе постыннан киттем. Җәмгыяви хезмәтемне олы бәяләп медаль тапшырдылар, ә аннары “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булдым. Лаеклы ялда да эшсез ятарга туры килми: урманнарыбызга җиләк һәм гөмбә җыярга йөрергә яратам. Җиләкне дә җыйдым, гөмбәне әле дә җыям. Элекке төсле ук, авылыбызда үткән мәдәни чараларда һәрвакыт катнашам”.
–  Дүртебездән башка Ымызыбызда бер мероприятие дә үтми, – дип тулыландыра алдагы дустының сөйләмен озак еллар Татар Ымызы мәктәбе директоры булып эшләгән, авыл өстендә һәм районнарында хөрмәт яулаган Равушания Әхмәт кызы Манюрова. – Көчебездән килгәнне барысын да эшлибез. Берәр чарада катнашкач, күтәренке күңел белән таралышабыз. Дусларча, аерым җылылык белән үтә чаралар; йөрәгең аша үткәрәсең бит бәйрәмнәрне. Әй, нинди матур үтә алар! Карап торырга күңелле, шул ук вакытта горурлык хисе дә яулап ала күңелләрне – үзебезнекеләр чыгыш ясый бит!
Мәдәният йорты - ул инде мәдәният учагы, барыбыз да аны белә. Бергәләшеп шунда киләбез, күрешеп аралашабыз, бәйрәмнәрдә катнашабыз. Рәхәтләнеп, бер-беребезне баетып ял да итәбез. Авылда мәдәни чаралар үткәрү бик тә кирәк. Мин авылыбызда Зәхидә Абдулловна, Роза Сирачевна, Румия Алиевна кебек кешеләр булуына бик шат. Алар, олы яшьләрендә булуга карамастан, киләк буынга төп фикерне – һәрбер кешенең тормышы үз кулында һәм үзенә таләпләрнең зурысын куярга да тиеш дигәнне җиткерә; нинди генә ситуациядә булсалар да Кеше булып калырга өнди дусларым. Тырышып хезмәт итсәң, үткәнең горурланырлык, ә киләчәгең өметле була!

Наилә Насырова