Бүген илдә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш компаниясе башланды. Барлыгы 150 меңнән артык Россияле, шул исәптән Мордовияле көзен 1 еллык, ягъни сроклы хезмәткә җибәрелергә тиеш. 1986-1995 елда туган егетләрнең беренче партиясе 19 октябрьдә озатыла, соңгылары – декабрь беткәнче. Матбугат йортында регионыбыз хәрби комиссариаты вәкилләре, Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров җитәкчелегендә шул теманы ачыклаган брифинг үтте. - Саранскта 2018 ел Бөтендөнья футбол чемпионаты үткәнгә, Россия Федерациясенең Кораллы Көче сафына хезмәткә чакыру саны азайтылган иде: 600дән артык яшүсмер озатылды, ә көз көне 1100 кеше озатылачак, - ди Мордовия Республикасы хәрби комиссары Игорь Валерьевич Тихомиров. Аерым алганда, аларның 43,6 проценты Коры җир гаскәрләренә, 6,2 проценты Хәрби диңгез флотына, 3,3 проценты Стратегик билгеләнелешле ракета гаскәрләренә, 7,1 проценты Һава десанты гаскәрләренә, 7,2 проценты Һава-космик оборона гаскәрләренә, 7,1 процент - милли гвардия сафына озатыла. ДОСААФ белән бергә 70 кеше машина йөртүче һәм электромеханиклар, 10 – «стрелок-парашютист»лар әзерләп җибәрәбез. Әйтеп китәргә кирәк, армиягә отсрочка яше җиткәннәргә - унберенче сыйнафта, белем йортында чакта, магистратурада бирелә. Ә 27 яшьләрен тутырып сәбәпсез хезмәткә бармый калганнарга военный билет урынына справка гына тоттырып җибәрелә.
Яңалыкларга килгәндә, хәрби хезмәт итү шартлары радикаль үзгәрде: ашау-ны оештыру ягында яңа алымнар кулланыла (Прессүзәктә коры паектан торган күргәзмә дә оештырылган иде: ашап карарга да тәгъдим иттеләр журналистларга), киемнәр яңа, - ди ул. Чакыру компаниясенең эше үтә күренмәле - прозрачный, - ди хәрби комиссар чыгышында.
Фән ротасына нинди шартлар үтеп озатылу турында Светлана Анатольевна Амелькина, электроника һәм светотехника институты директоры урынбасары, фән докторы сөйләде. Кораллы армиябез модернизацияләнеп килә. Анапада инновацион хәрби технополиста фән ротасы эшли. Фән ротасы белгече (Представитель) МГУга килеп шартларны аңлатты. Студентларның компетенцияләрен тикшереп 3 кеше фән ротасына сайланды. Армиягә баручының уртача диплом баллары 4,5 булса, фән белән шогыльләнсә генә шул ротага эләгергә булдыра алалар.
Спорт роталарына да барлык теләүчеләр алынмый. Андагы шартлар турында А.В.Мишин исемендәге көрәш буенча Олимпик резерв спорт мәктәбе директоры Геннадий Васильевич Атмакин сөйләде. Хәрби хезмәткә спорт ротасына чакырылу өчен Россия сборный командасы составында булу, мастер яки кандидат булу шарт, - ди ул.
Призывникларның сәламәтлеге турында Виктор Александрович Якушкин, хәрбиләрнең сау-лыгын тикшерү комиссиясе рәисе сөйләде. Армиягә чакырылучыларның хәрби хезмәткә яраклылары быел 80,3%. Мәсәлән, Саратов, Удмуртия һәм башка өлкәләрдә бу сан - 65%. Яшьләр аз хәрәкәтләнәләр, шуңа йөрәк һәм кан авырулары, позвоночниклары кәкрәю, эндокрин системасы (18,9%) эштән чыгу хуҗалык итә. Яшьтән төзәтеп була бит саулыкларының бу тайпылышларын, дигән фикерне ишеттерде ул.
Мордовиядә контракт буенча хезмәткә сайлау пункты җитәкчесе Виктор Владимирович Валенцов: «Мордовиядән контракт нигезендә хезмәт популярлашты. Үткән тугыз ай эчендә 200 кеше хәрби хезмәткә озатылды. Конкурс нигезендә (бер урынга ике кеше) 40тан артык егет яз башы чакырылышында китте: 18 - югары белемле, 27 – сузлар тәмамлаган егетләр.
Алдагы елларның 30 июнендә хәрби экипировка буенча акция үткәрү һәм патриотлар темасына кинофильмнар түләүсез күрсәтү, чәй белән дә сыйлаулар булса, хәзер чаралар географиясе артты. Кораллану яңалыклары күргәзмәсе оештырылды, «Штурм -13» мероприятияләр комплексы 16 февральдә үтәчәк».
Хәрби хезмәт үтү -  һәр егетнең изге бурычы ул. Хәрби чакырылыш буенча сораулары булганнар түбәндәге «кайнар линия» номерлары буенча шалтырата ала.
Телефоннар: 8(8342) 38-55-02 – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга; 8(83451) 6-64-70 – сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә.

Наилә Насырова