Көз. Кырдагы игеннәр амбарларда. Кукуруз, шикәр чөгендерләре дә җыелган. Уңыш җыюда катна-шучыларның барсы да бер телдә сөйләшә, бер Ватанга хезмәт итә. Алар бер-берсе белән дус, дусларча ярдәмләшеп яшиләр, чөнки икмәк җитештерү эше хөрмәткә лаек. Гадәт буенча, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен октябрь аенда, быел - октябрьнең беренче яртысында бәйрәм итәләр. Авыл хуҗалыгында зур уңыш-ларга ирешер өчен, хезмәт кеше-ләренең дус-тату эшләвеннән дә тора. Эшләгән предприятияләре алдынгы булса, эшчеләренең дә шәхси керемнәре зур булса, гаиләләрендә дә уңышлар арта.  Шулай руслар, татарлар, мукшылар бергә-бергә, ярдәмләшеп илебезнең азык-төлек иминлеген (продовольственная безопасность страны) булдыралар. Ил данын аграрийлар күтәрә.
Аграр җитештерүдә дәүләт программаларын уңышлы тормышка ашыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше елдан-ел арта бара. Шулай, Ельник районы «А.А.Романов» дигән фермер хуҗалыгында кукурузны җыйганда «Дон - 680»та тәҗрибәле комбайнер Халил Халим улы Кремчеев эшләсә, «КамАЗ»да - Юрий Александрович Пономарев кырдан базларга уңышны ташыды.