Юлия Алмаметованың Саранскта җомга көн «Святая, как хлеб, деревенька моя» күргәзмәсе ачылды. Эрьзя музеенда авылга багышланган күп кенә фотографияләр эленгән иде.
Юлия Алмаметова Мордовиянең Зубово-Поляна районындагы Ширингушиенда туган. Аңа дүрт яшь тулгач, әти-әниләре Санкт-Петербургка күчеп китәләр. Әмма Юлиянең иң яраткан урыны булып кече Ватаны кала бирә. Нева елгасы буенда яшәсә дә, фотограф Юлия Алмаметова Ширингуши яныннан аккан Вад елгасын беркайчан онытмый. Фоторәсемнәрендә дә туган яклары табигате, халкы зур урын алып тора. Бик тә кызыклы: каралы-аклы фотографияләрендә Юлиягә кеше күңеленең тирән почмакларын, кәефен һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтен күрә белә һәм үзенең тамашачысына да тулысынча җиткерерлек итеп төшерә.
Күргәзмәнең тантаналы ачышында Юлиягә күптөрле сораулар бирелә. Һәм инде зур кызыксындырган сорауларның берсе – аның шәхси тормышы.  Әти-әнисе аның – гади хезмәт ияләре; профессияләре иҗат белән берничек тә бәйләнми. Әтисе - Равиль Әхмәтша улы Чукашкин – татар милләтеннән. Ул чын ир, «алтын куллы» мастер. Агач белән бик тә дус; плотник булып та, столяр булып та хезмәт иткән. Ә әнисе - Татьяна Николаевна Батунова - рус милләтеннән. Дөресрәге, әнисе ягыннан Юлия мукшы кызы. Менә шундый милләтләр дуслыгы чагыла бу династиядә.
Балачакта Юлия Равиль кызы бик тә фотоальбомнар карарга яраткан, рәсемдәге кешеләр турында сораштыра торган булган. Дуслары белән туган ягында ялан тәпи йөргән вакыттан ук аны табигать, тирә-күршеләр, кызыклы тарихи мизгелләр – барысы да кызыксындырган. Мәктәпне тәмамлагач, педагогик белем алып балалар бакчасында рәхәтләнеп эшләгән ул. Шул вакытта үзенең группасындагы балаларны фотога төшерергә яраткан. Мавыгып, фотограф профессиясе нечкәлекләрен өйрәнә ул.
«Алмаметова – это творческий псевдоним, - ди Юля «Известия Мордовии» корреспонденты Мила Мельниковага биргән интервьюсында, - но не выдуманный. Я взяла фамилию прадедушки по отцовской линии».
Бүген Юлия Алмаметова профессионал буларак фотолар төшерә, күргәзмәләре эшли. Төрле теманы яктырта ул үзенең фоторәсемнәрендә – театр үзенчәлекләрен, портретлар, шәһәр пейзажлары...һәм башка бик күп күренешләрне тарихи мизгел итә. Ә Ширингуши темасы – күңеле өчен төшерелгән фотолар. Иң уңышлылары белән тамашачысы белән уртаклаша. Юлия Алмаметованың кызыклы фотокүргәзмәсен күрергә теләүчеләр, алтынчы декабрьгә кадәр, Эрьзя Музей бинасында тамаша кыла алалар.

Н.Хәлил