Ельник районында татар милләтле эшмәкәрләребез арасында Шәмил Кәрим улы Мещеров уңышлы эшләп килә. Ул ООО «За мир» хуҗалыгы җитәкчесе. Шәмил Кәрим улы болай ди: «Мал-туар комплексында хезмәт автоматлаштырылган икән, ул тулысынча  автоматизировать ителгән булырга тиеш».
Күп кенә мал-туар асрый торган комплексларда эшчеләр бер проблема белән яшиләр:  техника малларга ашамлык эләшкәннән соң, аларны караучылары көрәк тотып, малкайлар җитсен дип, каршыларына якынрак елыштырып баралар. Ә замировецлар бу проблеманы чишү юлын тапканнар. Гади мотоблокка киң көрәк ябыштырганнар. Шулай иттереп малга ашны җиңелрәк һәм тизрәк елышторалар. Маллар стойлоларының бер ягыннан эләшеп чыккач, җиңел генә икенче яктагы малларга эләшә башлыйлар – тәртип урнаша шулай. Шәмил Кәрим улының хуҗалыгында шундый үзләре уйлап тапкан техникада Сергей Викторович Анашкин эшли. «Скотник буларак биредә ул күптән түгел эшли башлады,- ди предприятия директоры Ш.К.Мещеров. – Җаваплы һәм тырыш булганга, яхшы яктан үзен күрсәтте. Хатыны Татьяна Викторовна биредә сыер сава һәм аларга хуҗалык зур йорт төзеп бирде. Ике балалары белән рәхәтләнеп яшиләр шунда. ООО «За мир» хуҗалыгында шундый социаль ярдәм алучылар бер алар гына түгел».
Хезмәткә җаваплы якын килеп эшләгәнгә, бер урында басып тормый хуҗалык; уңышлары күзгә күренеп шатландыра.