21 ноябрь көнне Ләмберә район үзәгендә балалар язучысы Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Шәүкәт абыйга багышлыйбыз»  дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәгә районның биш мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Шәүкәт Галиевнең иҗатын кызыксынып өйрәнүче 5-7 класс укучылары килделәр.  
Очрашу Ләмберә районы мәгариф бүлеге методисты Линара Аллям кызы Муртазинаның язучының 90-еллык юбилее белән котлау сүзләре белән башланды. Линара Алләм кызы кичәбезне татар халкында гимнга әйләнгән Габдулла Тукайның «И, туган тел» җыры белән башлап җибәрергә чакырды.   Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазия Фәрит кызы Боярова язучының тормыш юлы турындагы презентация белән таныштырды.  Татар Тавла төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альфия Фатих кызы Муртазина белән Аксен урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Әлфия Шәйхетден кызы  Абдюшева яшь тамашачыларга язучының иҗаты, аның тормышыннан кызыклы фактлар сөйләделәр.  
Укучылар да сынатмады, Шәүкәт абыйларының иҗатын яратып өйрә-нүләрен, шигырьләрен яттан белүләрен күрсәттеләр. Черемиш төп мәктәбенең 5нче класс укучылары: Мансурова Илнара, Зинченко Алина, Тимкаев Зульфат шагыйрьнең шигыре буенча язылган «Утыр әле яннарыма» җырын  җырладылар, «Онытылган» шигырен сәхнәләштереп, «Көлегез» һәм «Рәхмәтләр турында» шигырьләрен матур итеп яттан сөйләделәр.
Татар Тавла төп мәктәбенең 5нче класс укучысы Муртазина Самираның «Пәрәмәч» шигырен яттан сәнгатьле укуы беркемне дә битараф калдырмады. Ә Аксен урта мәктәбенең 7нче класс укучысы Фетхуллова Айша үзенең иң яраткан  «Акыл теше кемгә чыга» шигырен укыды. Шул ук мәктәпнең 6нчы класс укучысы «Куян физзарядка ясый» шигырен бик кызыклы итеп сөйләде. Кырви урта мәктәбенең укучылары  Янгличева Сумия, Байбикова Гүзәл, Абушаев Алим барыбызны да «Шәвәли» китабыннан берничә шигырьне яттан сөйләүләре белән шатландырдылар. Пензятка ур-та мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Бикмурзина Зөхрә, 6нчы сыйныфлы Григорькина Эльвина бик матур итеп Бөек Ватан сугышына багышланган шигырьләрне яттан сөйләделәр.  
Балалар белән бик кызыклы викторина Пензятка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рауза Мукатдәс кызы Юмаева уздырды. Һәр укучы Шәүкәт Галиевнең иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр. Ә шулай да Самира Муртазина викторинада иң актив булды.
Кырви урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луиза Низаметдин кызы Смакаева «Рус телен белү яхшы, туган телне белү тиеш» дигән темага укучылар белән әңгәмә оештырды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
Бәйрәм бүләкләрсез була алмый бит. Безнең бәйрәм дә бүләкләр тарату белән тәмамланды. Укучылар барысы да Линара Алләм кызы тарафыннан кызыклы китаплар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнде.

Фазия Боярова