Алсу Аллям кызы Хайрудинова (фотода сулда) фермерлыкта үзенең сәләтен ачкан. Ул Ләмберә районы Смольково авылында ярдәмчесе Людмила Николаевна Гусева белән романов токымлы сарыклар үстерә.
Авыл хуҗалыгы – күп көч таләп итүче өлкә, хаттә авылда яшәгән кешеләрнең теләсә кеменә ошамый шул. Бүген авылныкылар хуҗалыкларында мал-туар асрарга онытып киләләр, бакчалары да чүп үләне белән каплана. Иң тырышлар гына ерактагы перспективаны якын киләчәк дип таба һәм тузансыз эшләрен ташлап, авыл хуҗалыгы производствосын үстерергә тырыша. Моңа этәргеч буларак «Мордовиядә 2015-2017 елларда яшь фермерларга ярдәм» дигән максатчан программа килде. Бу программа үз кочагына Алсу Хайрудинованы да алды, шуңа грант системалы Хөкүмәт ярдәменә таянган социаль хезмәткәр Алсу Аллямовна да үз эшен ачарга карар кыла.
- Гаиләмдә ике балабыз; олысына 7 яшь, - ди акыллы ханым, - киләчәктәге иминлегебез тормыш иптәшем Руслан белән икебезнең карарына йогынты ясады. Бүгенге шартларда социаль хезмәткәр белән төзүче зарплаталарына балаларыбызны олы юлга җибәрү өчен нигез салу бик тә кыен булачагы көн кебек ачык иде. Тагы Смольководагы ун гектар җиребез булу да фермер эшен башлап җибәрүне стимуллаштырды. Тәвәккәлләп, шул җир мәйданының бер өлешендә мал-туар өчен абзарлар төзедек, Темник районыннан 35 сарык сатып алдык; шулай эшебезне башлап җибәрдек.
Ни өчен сарыклар дигәч, Алсу Аллям кызы, базарны өйрәнгәч, бүгенгә нәкъ шул өлкә тулып җитмәгән дигән карарга килә. Сорау бар, ә тәгъдим итүче җиткелек түгел. Белгәнебезчә, сарык үрчетү мәшәкатьле эш. Беренче буларак яшь фермер үзенә ярдәмгә эштән курыкмаган һәм акыллы Людмила Николаевна Гусеваны чакыра. Ә бу эш Людмила ханымның гаиләсе өчен бик тә әйбәт ярдәм булып тора. Кешегә ярдәм итү фермер өчен кагыйдә. Язма героебыз да халыкка ярдәм итәргә тырыша.
Фермерчылык Алсу Аллям кызы Хайрудиновага зур ачыш булмаган. Гаиләләре зур хуҗалык белән яшәгәнгә, кечкенәдән мал-туар үстерешергә күнеккән. Бәлкем, әти-әнисенең геннары моңа булышкан. Башлаган эше кызык булып киткән һәм яңа хезмәтен яратып та өлгергән ул. Авырлыклардан да курыкмый Алсу фермер. Хуҗалыкта бүгенгә рентабельлек дәрәҗәсе зур түгел; башлап җибәргәч өч еллап бу эшкә хезмәт итәсе бар бит, ә аннары гына «уңышны» җыя башлыйсың.
- Эшкә җаваплы һәм тырыш булган Людмила Николаевнага зур рәхмәт, - дип эше белән таныштыра Хайрудинова ханым, - яшь булуларына карамасттан, тормыш иптәше белән аларның йортлары тулы мал-туар; тәҗрибәләре бай. Мин бу яктан бик тә уңдым.
Алсу Аллям кызының бүгенгә фермер хуҗалыгында 130 баш сарык бар, перспективада 300-400гә җиткерергә җыена. Шул ноктада КФХ туктарга җыенмый; алда зур эшләр һәм перспективалар көтә. Бүген утызлап сарыкны сатарга әзерләгәннәр инде. Романово токымлы сарыкларның итеннән ис килми һәм диетада утыручылар өчен уңай, гурманнар да бу итне ярата. Кафе-рестораннар, шашлык пешерү һәм башка урыннарга сатып алалар алардан. Күрше районнардан да заказлары булып тора.
Алсу ханым эшенә гашыйк, алда башкарасы планнары байтак. Булдык-лы. Алсу фермерга берьюлы экономика белән бухгалтерлар исап-хисабы нечкәлекләрен өйрәнергә туры килә. Үзе зооветеринар хезмәте белән якыннан таныша. Бүген санын арттырып килгән сарыклар итен сату белән шогыльләнсә, киләчәктә эшкәртү турында уйлый. Сарык тиреләре җиңел сәнәгать өлкәсендә кышкы киемнәр тегү өчен менә дигән материал булса, йоны да үзенең эшкәртелү өлкәсен табачак дип уйлый фермер. Сарыкны кырку мәшәкатьле процесс. Район ветеринар хезмәте һәрвакыт фермерга ярдәмгә килә. Абдулла Рамазан улы Омаров бәрән бәтиләренә вакцинация үткәрә, витамин ашата. Сарыклар - специфик хайваннар, аларга атибиотиклар ашата алмыйсың, үләләр. Ашларына өстәмәләр дә өстәп булмый; бик тә ашка таләпчән бу хайваннар. Шуңа роман токымы сарыкларының ите экологик яктан чиста.
Тагы бер кызык мәсьәләгә игътибар итәргә туры килде. Ул – хуҗалыкның исеме. Гадәттә, фермерлар «иҗат җимешләрен»  үзләренең фамилиясе, я исеме белән атый. Хайрудиновлар бизнесларына КФХ «Смольковское» дигән исемне тага.
- Нишләп шулай атадык, дип сорамакчы буласыздыр. Кирәк чакта халык кая мөрәҗәгать итәргә белсен дибез. Смольковога без озакка килдек. Дөресрәге, колхоз таркалгач, аңа алмашка барлыкка килгән хуҗалык бу, - дип аңлатты Алсу ханым. - Соңгы елларда авылның киләчәге бар дигән ышаныч туды. Иске авыл йортлары янында матур яңа коттеджлар төзелә, балалар саны арта. Яңа храм эшли. Смольково авылы белән «зур җирне» тоташтыручы юллар ремонтлана, - болар барысы да барлыкка килгәч, тормыш яхшыра, яктыра, киләчәктә яңа перспективалар ачыла. Болар барысы  да фермерны эзлекле үсешкә этәрә. Фермер Аслу Хайрудиновага бу перспективалар ошый.

Наилә Насырова