Һәр ел фасылының үз матурлыгы бар. Ә миңа ак тунлы кыш ошый. Чана-чаңгыда шуарга, кар атышып уйнарга, тәгәрәтеп, Кар бабай ясарга ярата торган идем. Ә кар күп булса, уеннар тагын да кызыклырак. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, бергәләшеп карда аунап аласың да, тирләп-пешеп өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый...
Менә шундый иде безнең кышкы каникуллар. Кадошкино районы Большие Поляны-Иса авылының «Пунау» дигән биек тавыннан шуганда, трамплиннары белән бергә, чаңгы-лыжи ваткан кадәр... Я, булмаса, Раштуада берәрсенең атка җигә торган чанасын тауга алып тартып менәбез дә, шуңа бергә утырышып авыл читенә менә җитәм дигәнгә кадәр шуып төшә торган булдык. Шул вакыт телевизор карау турында сүз дә булмый торган иде, ә компьютер-планшертлар бөтенләй юк иде. Саулыклы балачак иде. Биек таудан выжылдап очып төшәсең, бергәләшеп карда аунап аласың да, тирләп-пешеп яңадан өскә үрмәлисең, аннан тагын, тагын. Бер дә туйдырмый андый уеннар. Бияләйләр боз булып ката, битләр уттай яна, үзе шундый рәхәт!
Шулай, матурлыкка омтылучы авылым халкы, киләчәк буын турында кайгырып, балалары белән оныклары яңа ел каникулларын матур үткәрсеннәр өчен, шугалак-каток ясадык. Элек без каток та ясап туңдыра идек, Иса елгасы бозында хоккей мәйданчыгы чистартып та уйнадык.
Авылның мин яшәгән урамы ир-атлары, «Кызыл яр» дигән Гагарин исемен йөрткән урам халкы, кем баласы, кем оныкларының ял вакытын матур үткәрү, я булмаса, үз яшь чакларын искә алып, Иса елгасына кадәр шуып төшә торган шугалак ясап бирдек. «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл» – дигән сүзләрне һәр кеше аңлый. Бүгенге балалар экстрим дигән сүзне ярата; шуңа биек тау кирәк аларга. Шулай, авыл халкы милкенә агач такталар, бруслар, кадак белән шерепләр сатып алынды, ә аннары матур иттереп шәһәрчә шугалак ясадык. Аны бергәләп Долотказин Булат Халил улы, Долотказин Илдан Ислям улы, Кильдеев Рәстәм Шәкир улы, Кильдеев Рәшит Фәрит улы, Долотказин Марат белән Руслан Альберт уллары ясадык. Мин дә ярдәм иттем.  
Хисләр тагы да кискен булсын өчен, карны Иса елгасына төшә торган юл буенча өеп, сулар сибеп туңдырдык. Ниһаять, искитмәле каток барлыкка килде. Иң батырлары беренче буларак үзләренең салам тутырган капчыкка түгел (элек без шулай шудык), ә сатып алынган шугалагына утырып җилдертте. Бу - Кызылъяр малай-кызлары! Ә башта шугалакның техник куркынычсызлыгын Долотказина Рәйсә тикшерде. Ул уңышлы гына шугалактан җилдертеп шуып төште, ә аннары бер-бер артлы балалар шуды; олылар да әллә кызыгып, әллә яшьлекләрен искә алып, ясаган катокларыннан Иса елгасына таба шуып алдылар. Алар тәгәри-тәгәри, тагы тора, тагы һәм тагы шудылар. Тирә-як урам малай-кызлары яңа шугалакка рәхәтләнеп шуарга агылды. Сатып алынмаган шугалаклар-ледянкалар, тагы әллә-нинди исемле шугычлар сатылып алынды. Тирә-якта бала-чаганың чыр-чуы, шатлыклы көлүләре еракларга  яңгырады. Күңелле каникуллар үтеп китте, ә шугалакта бүген дә бала-чага мәш килә.

Равиль Казанбаев