Совет гаскәрләренең Афганистаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан Мордовиядә төрле чаралар үткәрелде. Истәлекле дата киң билгеләнде.
Тагы бер мисал. 2019нчы елның 13 февралендә Ләмберә районы  Большая Елховка авылында Афганистаннан Совет гаскәрләренең чыгарылуына утыз ел тулу уңаеннан митинг үткән. Чарада социаль мәсьәләләр буенча район главасы урынбасары Р.Х.Салимова, Большеелховка авылы главасы Ю.С.Зеленцов, «Боевое братство» иҗтимагый оешманың район бүлеге рәисе М.Н.Салеев, район хәрби бүлек җитәкчесе ярдәмчесе Р.Х.Севкаев, «Большеелховская СОШ» директоры А.М.Афроськин, Ләмберә районы ветераннары Советы әгъзасы Р.Д.Кряков, Б.Елховка авылы ветераннары Советы җитәкчесе Н.И.Литюшкин һәм Ләмберә районы сугышчы-интернацио-налистлары: Марат Хайдар улы Рагузин, Наиль Касим улы Вагапов, Рәстәм Раис улы Серебряков, Камиль Абдрашит улы Заликов, Олег Иванович Белоглазов, Игорь Александрович Сухов һәм башкалар катнашында үткән. Афганистанда Ләмберә районыннан 79 кеше хезмәт иткән. Аларның күбесе күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгәннәр.
Шул ук көнне Ләмберә админи-страциясенең зур залында шул ук теманы яктырткан тантаналы чара үткән. Приказ үтәп, батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән татар милләтле Ләмберә афганчысы - Марс Нәсрулла улы Ахметов һәм Черемиштән Ринат Шамиль улы Альмяшев, «Батырлык өчен» («За отвагу») медале алган Большая Елховкадан Юнир Ильяс улы Мамеев һәм Аксеннан Рафаэль Няим улы Алимов, Звездный авылыннан Марат Хайдар улы Рагузин һәм башка хөрмәтле сугыш ветераннары чарада булган. Бу тантаналы кичәдә республика афганчылары авыр хәрби хезмәт елларын, сугышчан дусларын искә алдылар. Ветераннар үзләре белән булган вакыйгалар турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде. Мондый хөрмәтләүләр үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен иң уңай булуын әйттеләр.