1989 елның февралендә Афганистаннан совет гаскәрләрен чыгару төгәлләнде. Бөтен СССР киңлекләрендә уллары армия яшенә җиткән әти-әниләр җиңел сулап куйды, 9 ел да 1 ай һәм 18 көн барган сугышка нокта куелды. Бу көннәрдә әлеге вакыйгага 30 ел тулды. Афганистанның канлы сабаклары онытылмаска тиеш.
Шулай, 12нче февральдә Ромоданово районы Алтар урта мәктәбендә якташ афганчыларына багышланган «Син хәтеремдә һәм йө-рәгемдә, Афганистан» дигән кичә үткәрәләр. Кичә бу теманы киң яктыртылган стендлар белән бизәлгән. Мәктәп укытучысы Наиль Хайдар улы Исхаков мәктәп һәм музей буенча экскурсия алып барган; истәлекле чыгыш ясаган. Район ветераннары җитәкчесе А.И.Родионов, военкомат хезмәткәре Л.П.Горбунова белән бергә район һәм авыл афганчылары, батырлар – Риан Амерханов, Фатих Байбулатов, Менир Ипкаев, Булат Сайфетдинов, Менир Чапаев, батырларча вафат булган Рафик Кадеркаевның сеңеле Талибә Манеева, батырларча вафат булган Менир Кузяевның энесе Юнир Кузяев иде. Кичәдә барлыгы унбиш афганчы, укучылар, укытучылар, авыл кешеләре катнашты.
Әйтеп китәргә кирәк, барлыгы Ромодан районыннан 105 кеше Афганистанда барган сугышта катнашкан. Аларның уналтысы - Алтар авылы кешеләре. Бу сугышта батырларча вафат булган Рафик Абдулла улы Кадеркаев белән Менир Мянсур улы Кузяевка альбом багышлаганнар. Тагы Алтар авылында батырларча һәлак булган сугышчы-интернационалистларга һәйкәл басып тора.
Биредә килгән кунаклар нотыг сөйләгән, афганчыларга бүләкләр тапшырганнар. Афган сугышы ветераны Булат Сайфетдиновка, бүген хәрби хезмәттә булган улын патриот итеп тәрбияләгән өчен, Мордовия Главасы Рәхмәт хаты тантаналы рәвештә тапшырганнар.
Чарада Алтар мәктәбенең һәрбер сыйныф укучысы әзерләп килгән концерт номеры яңгыраган. Шулай ук Афган коточкыч сугышы турында җентекләп сөйләп, күргәзмәләрне карап, иншаларны укыганнар.
Афганчылар хәтерләрендә һәм йөрәкләрендә саклаган истәлекләре белән уртаклашкан. Бу укучылар өчен тагы бер патриотик тәрбия үрнәге булып тора. Яшь буын тыныч тормышның кадерен, сугышның нинди югалтуларга китерүен белеп үсәргә тиеш.