Яз җитте. Барлык җирдә тәртип урнаштырыла. Тер-риторияләрне язын матурлау - буынны берләштерә торган күркәм традиция. Май бәйрәмнәренә Мордовиянең төрле почмаклары чиста һәм матур булып керергә тиеш. Бу эштә бездән күп нәрсә тора, шуңа күрә урамнарыбызны һәм туган шәһәрләребезне төзекләндерәбез! Чүп-чар-ны җыештырудан тыш, коймаларны әйләндереп алу, ремонтлау һәм палисадникларны буяу начар булмас иде. Яз - клумбаларга чәчәк-ләр, декоратив куаклар һәм агачлар утырту өчен бик яхшы вакыт. Яшеллек һаваны кислород белән туендыра, торак пунктларны уңайлы һәм кызыклы итә. Әгәр кешеләр үзләре чисталык урнаштырса, йорт яны тирәләрен яшелләндерсә, тәртип сакларга, үсентеләргә сакчыл карарга тырышса, дөнья ямьләнә, яшәргә җиңеләеп китә.
Кагыйдә буларак, чистартылган һәм төзекләндерелгән территорияләрне күрү теләге фикердәшләрне берләш-терә. Шуңа субботниклар оештырабыз.  Волонтерлар да эшчеләрне барысын да көтеп тормыйлар, капчыкларны алалар да күл, парклар һәм урманнарны «ваемсызлык продуктлары»ннан арындыралар. Алар кече ватаннарының чын патриотлары. Эшкуарлар да үз территорияләрен чистартырга, кибет-ләрнең фасадларын тәртипкә китерергә, тәрәзәләрен юарга, урналар урнаштырырга, кашпо да элеп куярга кирәклеген беләләр.
Апрельдә гөрләтеп республикабызның төрле почмакларында өмәләр үткәрәбез. Шулай, Дубенка районы Ломат авылы халкы өй тирәләрен кипкән үләннәрдән, кышкы чүптән җыештырганнар, административ территорияләрендә хезмәт-кәрләре, субботник ясап, тәртип урнаштырганнар. Темников районы Рус Тювеево авылы балалары көче белән дә территорияләрне җыештыру башкарылган. Рустам Кичемасов, Эльвира белән Галя Янбухтиннар, Дамир белән Юнир Дивеевлар, Дамир Утешев, Даша Асаева себеркеләр һәм көрәкләр белән коралланып, экологик өмә үткәргәннәр. Берничә көн алар үзләре уйный торган мәйданчыкны җыештырганнар. Аннары мәктәпкә йөртә торган автобус тукталган кибет тирәсендә тәртип урнаштырганнар. Биредә алар 10 капчык чүп җыйган! Сез ничек уйлыйсыз, алар капчыкларны нәрсә белән тутырган? Шулай-шулай, дөрес уйлыйсыз - исерткеч шешәләрдән алып банкларга кадәр җыйганнар. Ничегрәк килеп чыга соң: өлкәннәр пычрата, ә балалар җыя!
- Хөрмәтле авыл халкы, чисталыкны һәм тәртипне саклавыгызны сорыйбыз! Машина тәрәзәсеннән чүп ташламагыз, тиешсез урыннарда калдыклар белән пакетлар калдырмагыз! Балаларга тырышлыклары һәм дөньяны чистарак итү теләге өчен, ә әти-әниләренә - шундый лаеклы кешеләрне тәрбияләгән өчен зур рәхмәт! - ди Ирина Николаевна Асаева, Рус Тювеево авылы җирлеге башлыгы урынбасары.

Н.Хәлил