Айсылу Мәхмүт кызы Семочкина, Торбеево районара хастаханәсенең баш табибы:
- Мордовия Республикасы Башлыгы Владимир Волков Дәүләт Җыенына еллык Юлламасында, перспективага төбәкнең үсешен билгеләүче төп сәяси документта, зур блок тормыш өчен мөһим тармак - сәламәтлек саклау өлкәсенә багышланган иде. Аерым алганда, төбәк лидеры Мордовиянең инфраструктурасын камилләштерүгә, ресурс белән тәэмин итүгә, технологик җиһазлауга һәм оештыру системасын камилләштерүгә 8 миллиард сум юнәлдерәчәк, дип билгеләп үтте. Акчалар беренче чиратта беренчел медицина һәм санитар ярдәм күрсәтүгә, балалар медицинасын модернизацияләүгә, йөрәк–кан тамырлары авырулары һәм онкология белән көрәшкә тотылачак. Федераль бюджеттан республика авылларында  фельдшер – амбулатория пунктларын төзү һәм реконструкцияләү өчен 226 миллион сум акча алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эле генә Красноармейский поселогында яңа модульле ФАП файдалануга тапшырылды. Сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләре алдында милли проектлар белән тулысынча килешелә торган бик күп мөһим мәсьәләләр куелган. Һәм безнең бурыч - медицина ярдәмен һәркем алырлык итү, аны сыйфатлы яңа дәрәҗәгә чыгару өчен бөтен көчне куярга.
Соңгы вакытта безнең районда Торбеево районара хастаханәсен, янәсе, Зубово-Поляна сәламәтлек саклау учреждениесенә кушарга телиләр, дигән имеш-мимешләр йөри. Якташларымны тынычландырып шуны әйтәсем килә: безнең дәвалау учреждениебезне бернинди башка төргә кушмаячаклар: имеш-мимешләр бөтенләй нигезсез. Шулай ук хезмәткәрләр һәм койка фондында да зур кыскарулар булмаячак. Исегезгә төшерәм, бүген Торбеево МБда тәүлек буе эшли торган стационар өчен йөз өч койка эшли, шуларның егермесе паллиатив. Элеккечә үк көндезге стационар нәтиҗәле эшләячәк, ерак авылларда яшәүчеләрне дәвалауга махсус «ГАЗель» автомобильләрендә йөртәләр. Үзгәрешләр дәвалау процессында турыдан-туры катнашмаган персоналга гына кагыла. Халыкның кими баруын исәпкә алып, бу чара бик кирәк булды. Һәм ул медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатында берничек тә чагылыш тапмаячак.
Владимир Волков хәбәр иткәнчә, республикада медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү сәламәтлек саклауның иң кискен проблемаларының берсе булып кала. Шуңа бәйле рәвештә иң беренче ориентирларның берсе булып, һөнәргә югары медицина технологияләренең клиник нәтиҗәлелеген, диагностика һәм дәвалауның яңа методларын тәэмин итә алырлык заманча белемнәре булган яшь белгечләрне җәлеп итү тора. Авыл җирлегендә табиблар һәм фельдшерлар «Земский доктор» максатчан программасын һәм кызыксындыру характерындагы өстәмә түләүләрне җәлеп итәргә тиеш. Һәм без вакантлы вазыйфаларга югары квалификацияле яшь табибларны җәлеп итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез.
Тагын бер яңалык - медицина оешмасының яңа моделен булдыру турында сөйлим. Торбеево поселогындагы Поликлиника аны гамәлгә ашыруда 2019 елның икенче кварталыннан башлап актив катнаша башлады. Биредә яңа форматтагы регистратура эшли башлаячак. Анда регистратор һәм килүчеләр арасында киртә булмаячак, алар ачык киңлектә бер-берсе белән аралашачак. Килеп чыккан бәхәсләрен тиз арада хәл итү һәм пациентлар агымын чикләү өчен уңайлы холлда администратор дежур торачак. Медицина оешмасы эшен яхшыртуда тагын бер адым - Үзәк (Центр) эше. Регистратурага кергән барлык шалтыратуларны операторлар кабул итәчәк. Яңа концепциядә «Глонасс» системасын урнаштыру каралган, ул сакчыл җитештерү принцибы буенча медицина учреждениесенең икътисади (экономический) нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Сәламәтлек сак-лау системасында модернизациянең нәтиҗәсе булып пациентның ихты-яҗларына юнәлдерелгән медицина оешмасы тора. Аның яхшы билгеләре булып авыру һәм сәламәт кешеләргә агымны аеруның оптимизацияләнгән логистикасы, электрон документы әйләнешенә тулы күчү, вакытны экономияләү һәм табибка кабул итү чиратлары булмау, уңайлы көтү зоналарын булдыру тора. Шуның белән беррәттән, көндәлек практикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносында профилактик чараларның, диспансерлаштыруның һәм амбулатор – поликлиника шартларында медицина хезмәтләрен күрсәтү сыйфатыннан халыкның канәгать булу дәрәҗәсенең әһәмияте зур.

Наилә Насырова