Ләкләк алты ыруг һәм 19 төрне эченә ала. Кошлар тропиклар һәм субтропиклардан тыш уртача зоналарда очрыйлар. Европада тик ике төре оялыйлар - ак ләкләк һәм кара ләкләк. Мордовиядә аклы-каралы, соры ләкләкләрне дә очратырга була.
Ләкләк, балалары белән, өй түбәңә урнаша икән, яхшы уңыш китерүе турындагы риваять киң таралган. Нәкъ менә шул сәбәпле аларны авыл җирлегендә хөрмәтлиләр, аларны авылларда күңелсезлекләрдән сакларга тырышалар. Элек-электән крестьяннар өй түбәләренә иске арба көпчәкләрен (колесо) ныгытканнар. Әгәр ләкләкләр, ниндидер сәбәп аркасында, ояны ташлап китсәләр - моны начарлыкка юраганнар. Чынмы-юкмы, бүген әйтүе кыен, әмма күптән түгел Краснослободск районында булган гаҗәеп язгы тарих күп яктан үрнәк.
Ләкләкләр елдан-ел бер үк ояны сайлауны өстен күрәләр. Иске «өй»енә әйләнеп кайткач, ата ләкләк шунда ук төзелеш эшләре башлый. Еш кына оя зур иттереп килеп чыга. Шундыйларның берсе Краснослабодск районы Грачевник авылында, фермер Аброськиннар утарыннан ерак түгел урнашкан. Ел саен мондый «фатир»га пар кошлар килеп урнашалар, икән. Әмма быел барысы да гадәттәгечә булмый. Өченче артык ләкләк килеп бу ояны үз итә. Оя алган ак ләкләк ояны көндәшеннән нык саклап торган. Икенче бер ата ләкләк якынлашканда, ул көндәшен куган, томшыгы белән каты селкенгән, өстәвенә, ниндидер ят тавыш чыгаруы, үз-үзен тотышыннан нык аерылып торган; бер дә ана ләкләкне чакыруга охшамаган. Көндәш нык торган һәм кошлар арасында чын сугыш кабынган. Бу озак көрәш нәрсә белән тәмамлануы соңрак билгеле була. Барановка белән Яңа Утар арасындагы кырда бер ханым берничә кошка тап була; аягүрә баскан ләкләк икенче яткан ләкләкне саклый. Ул күреп кенә калмый, бирегә коткаручыларны, полицияне һәм ветеринария табибларын чакырта.
- Мы выехали на место происшествия, чтобы сделать клинический анализ на предмет огнестрельного ранения птиц, а также осмотреть, определить состояние аистов, занесенных в Красную книгу Мордовии, - ди районның баш ветврачы О.Н.Круглов. - Полицейским пришлось немало потрудиться, чтобы забрать подранка, так как другой аист стойко защищал своего товарища от незванных гостей. Побои были налицо, птица оказалась сильно изможденной. Мы забрали самца на лечение. С 18 апреля он жил у нас в ветстанции, мы аисту ставили капельники, отпаивали его витаминами, кормили. С каждым днем ослабевшая птица все более приходила в себя, набиралась сил. После проведенного лечения мы стали приучать аиста к естественной среде обитания. И на текущей неделе выпустили самца на волю.
- Бу гаҗәеп тарих күңелебезнең тирән почмакларында урнашкан хисләрне уятты һәм булдыра алган кадәр һәрберебез ярдәм итәргә тырыштык. Җыелганнар, ләкләкнең ничек дәвалануы белән кызыксындылар. Менә бит, ата ләкләк дәваланган арада, ана ләкләк оясына башка берсен дә кабул итмәгән; үз героен көтеп алган. Без бу тарихның бәхетле нәтиҗәсе булуына бик шат. Тиздән бу пар ләкләкләрнең нәселләре барлыкка килер дип өметләнәбез. Аистлар матур һәм нәзакәтле генә түгел, алар  - авыл хуҗалыгы үсемлекләренең корткычларын юкка чыгара торган кешеләрнең ышанычлы ярдәмчеләре. Алар экологик хәлнең сизгер индикаторы булып та торалар. Әгәр ләкләк безнең тирәдә яшәп янәшәдәге сулыкта ашый икән, димәк, анда су чиста дигән сүз. Тирә - юньдәге матурлыкны күреп, бүген ләкләкләрнең авылларда яшәтә алуыбыз, элекке төсле, кешеләрнең ихтыярына гына бәйле, - диде фермер С.И.Аброськин.
Аерылышу, гармонияле һәм романтик мәсьәләләрдә ләкләкләр нинди тугры була алалар! Алар никахта килеп туган проблемаларга бик сизгер мөнәсәбәт күрсәтәләр. Бәхетсез гаиләләрдә кош балалары бөтенләй тумый икән. Ләкләкләрнең никах сезоны башланыр алдыннан көндәшләренең тормыш киңлекләренә кермәвен җитди күзәтеп тора гаилә башы кошы. Шуңа да  оялары бер-берсеннән берникадәр ерак-лыкта урнашкан. Халык мәдәниятендә дә ләкләк - иң олылана торган «изге» кошларның берсе дип санала. Бу кошлар кешеләр белән дус тора. Ак ләкләк, авыл йортлары яки иске башняларның түбәләрендә үз ояларын урнаштырырга тырыша. Мәсәлән, берничә ел рәттән Заречныйда зур оя белән яшәгән ләкләк җирле халыкның игътибарын үзенә җәлеп итә. Әмма узган ел давылы ояны очыртып алып китте һәм ул тарихның дәвамы булыр микән, әлегә әйтүе кыен. Шунысы куанычлы, безнең зоояклаучылар ярдәмендә аистларның бер генә кош парына булса да ярдәм итә алдылар.

Н.Хәлил