Ләмберәдә яшәүче карт кешеләрнең берсе Касим Садыйк улы Искандяровка туксан биш яшь тулды. Газета битләрендә без ветеран, педагог, яшьләрнең акыллы остазы турында сөйләгән идек. Язма героебызның Юбилей бәйрәме алдыннан Ләмберәнең «Призыв» газетасы хезмәткәрләре Искандяровларның кунакчыл йортында булалар һәм Касим Садыйк улы һәм аның кызы Клара Касим кызы белән тагын бер кат сөйләшеп алалар. Бу юлы Тарасполь авылына күбрәк игътибар иткәннәр, язма героеның бай рухи дөньясы, тормыш кредосы турында язганнар һәм шәхес буларак күрсәтергә тырышканнар. Шулай ук озак яшәү серләрен ачканнар. - Өстәл артында көн саен унике кеше утыра иде: әти - әнием, әбием Шәрифә апа, дәү әтием, без - җиде бала, тагын бер туганым - әтием Садыйк Айнулла улы тәрбияләгән Нәсрулла, - дип искә ала ветеран. Әтием апасының ире бик яшьли үлеп китә. Ул шәхси тормышын оештыра алсын өчен, апасының баласын Нәсрулланы үз гаиләсенә алып тәрбияли. Тагы әбиемнең ун көнгә бер тапкыр гаиләгә зур икмәк пешергәнен хәтерлим. Әтием бик намуслы, шул ук вакытта оста оештыручы да булды. Грамотасы аз булуына карамастан, табигать аңа тапкырлык һәм акыл биргән. Шуңа колхоз рәисе итеп сайлаганнар һәм ялгышмаганнар якташларым. Әтием җитәкләгән хуҗалыкта эшләр әйбәт барды.
Безгә, балаларына килгәндә, ул белем бирү өчен бөтен көчен куйды. Өлкән абыем Фатыйх, табиб булырга хыяллана иде. Ул Саранскта фельд-шерлыкка укыган вакытта ук авылдашларын дәвалады; авылдашларыбыз безгә мазь һәм порошок артыннан килеп йөргәннәре исемдә. Шәрифә әбиебезне дә дәвалады Фатыйх абыем. Без барыбыз да аңардан оста табиб чыгар дип уйлаган идек, әмма сугыш барлык планнарын челперәмә китерде. Бөек Ватан сугышы башлангач, Фатыйх абыем фронтка китте һәм сугышының беренче көннәрендә үк Шепетовка тирәләрендә һәлак булган хәбәре килде. Без аның кайда күмелгәнен дә белмибез.
Касим Садыйк улы да белемгә омтыла. Башта Тараспольдагы башлангыч мәктәпне тәмамлый. Анда аны олы җанлы укытучы Габдрахман Давыдов укыткан.
- Менә шул вакытта мин рус телен генә белмәдем, - дип уртаклашуын дәвам итә Касим Садыйк улы. – Дәреслекләребез татар телендә иде һәм укыту да шул ук телдә алып барылды. Рус телен мин Пензятка авылы җиде еллык мәктәбендә укыганда үзләштердем. Әлегә кадәр үземнең укытучым Ксения Николаевна Есаулкованы рәхмәт сүзләре белән искә алам.
Аннары Ләмберә педагогия училищесында укый Касим Садыйк улы Искандяров. Соңыннан ул, унҗиде яшендә, үз теләге белән фронтка китә. Көнбатыш фронтындагы куркыныч сугыш эченә керә. Смоленск өлкәсендәге ут эчендә кем янында кем сугышканын да билгели ала алмый торган канөчкеч сугышта да Ватаны өчен көрәшә ул. Нәкъ шул вакыт аягы каты яралана. Күп кан югалтып җирдә яткан арада, кинәт берәүнең тавышын ишетә. Ул бергә сугышкан иптәше тавышы була. Җавап бирергә тырышса да, тик ыңгырашырга гына көче җитә яраланган Касим Садыйк улының. Озакламый санитарлар да килеп җитәргә өлгерә. Фронт яны госпиталенә урнаштыралар яралы якташыбызны. Табиб Касим Садыковичны карагач, кулын селтәп: «Аягыңны ампутацияләргә һәм бернинди киреләнү булмасын! Югыйсә гангрена башланачак!» Әмма ул, унсигез яшьлек малай, аягын кисәргә бирми: «Нәрсә булганы - булыр! Язмыштан узмыш юк!» Һәм ниндидер могҗиза туа шул вакыт; аягын саклап кала алалар. Берничә айдан янә фронтка китә, янә ут эченә эләгә. Күпне күрә Совет солдаты: Туган иле, туган туфрагы өчен дошман белән сугыша, фашистлар танкын яндыра…һәм бүләкләүләр, мәсәлән, «Батырлык өчен» медале...
Сугыштан соң К.С.Искандяров үзенең кече Ватанына әйләнеп кайта. Педагогия институтында укый, аннан мәктәптә укытучы булып эшли. Комсомол райкомының беренче секретаре итеп җибәрелгәч, Ләмбердә үзенең булачак хатыны Алия Хикмәтулла кызы белән таныша. Алия Хикмәтулловна шул вакыт башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли торган була. 1948нче елда алар өйләнешәләр. Башта Алиянең әти-әнисе янында, аннан соң фатирда яшиләр. Тик һәрвакыт үз йортлары турында хыялланалар. Төзелеш өчен барысын да әзерли башлыйлар, әмма... Менә шунда Касим Садыйковичның иң яхшы кеше сыйфатлары, аның игелеклелегенең тирәнлеге тулы чагылыш тапкан. Үз өч баласыннан тыш, Касим Садыкович хатыны белән бертуганын тәрбияләгәннәр. Шул балага яңа сафка бастыра башлаган йортын бирә. Егет шәхси тормышын оештыра алсын дип биргән, ә Касим Садыкович үзе, гаиләсе белән, фатирда калган.
Һәм тагын гомуми портретына берничә штрих өстәп язабыз. Касим Садыйк улы хайваннарны бик ярата икән. Балачакта Тарасполендә «Чегән» исемле яраткан эте булган. Соңрак, Ләмберәдә яшәгәндә, төрле токым этләр дә асраган, аучылык белән дә мавыккан.
- Дөрес, әмма сәер, - ди Клара Касим кызы елмаеп. – Әтиебез мылтык алып, ау этен янында ияртеп ауга китәргә китә иде, ләкин бер тапкыр булса да куян яки үрдәк алып кайтканнары булмады. Бер тапкыр да! Ул урманда табигать белән соклана, ял итә икән, ә хайваннарга яки кошларга бер тапкыр да атмавы соңга таба ачыкланды.
Әңгәмә ахырында корреспондентлар тагын бер сорауга җивапны ишетәләр.
- Озын гомернең сере нәрсәдә? - Касим Садыкович бер минутка уйланып китә, аннары җавап бирә. - Минемчә, бу минем беркайчан да чүп-чар белән көрәшмәгәнлектән, кешеләрне хөрмәт итәргә тырышканымнан; дусларым күп булды, ә менә кемгә дә булса көнләшү булмады. Көнләшү, усаллык кешене эчтән яндыра. Тагы тәмәке тартмадым. Беренче тапкыр сугышка кергәч кенә тарттым, тыныч тормыш башлангач ук ташладым. Тынычлык, игелеклелектән дә күп нәрсә тора. Өстәвенә, мин соңгы вакытка булдыра алган кадәр хәрәкәттә булырга тырыштым, күп йөрдем, иртәм зарядкадан башладым. Баналь әйберләр диярсез, әмма болар барысы да озын гомерлелектә зур роль уйный.
Яше булуга карамастан, Касим Садыйк улы әлегә кадәр укырга ярата. Өендә яхшы китапханәсе бар, ә газеталар уку – аның өчен көн таләбе. Һәм, әлбәттә, телевидение буенча яңалыклар блокларын караштыра. Шулай ук, яраткан хатынына багышлап, элек кыска шигырьләр язган. Көндәлек тә алып барган. Гаилә өчен авыр сынаулар барган көннәрдә: әти - әнисе вафат булгач, хатыны, бертуганының ире фаҗигале төстә вафат булгач, күңелендәге авырлыклар язган юллар белән таралыр, хәле җиңеләеп китәр дип тә язган. Касим Садыйк улы көндәлеккә (йөрәгенә авыр чаклар туры килгәч, юллардагы сүзләр хәле белән уртаклашыр кебек булса да)  язган. Язуларны ул рус телендә генә алып барган, татар телендә дә бик тә грамоталы яза ала. Әтиеннән белемгә амтылуны кызы Клара Касимовна да алган. Коръәнне яттан белә торган туганнан туган сеңеленең улы ярдәме белән ул гарәп телен өйрәнә. Касим Садыйковичның ике улы да югары белем алганнар.
Бүген аларның йорты элеккегечә туган-тумачалары һәм якыннары өчен ачык; бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә бу йортка күп кеше җыела.

Наилә Насырова