Сугышлар беркайчан да булмасын иде. Гөрләп туйлар узсын, сабыйлар тусын, барысы да әтиле-әниле үссеннәр! Җирдә матурлык яшәсен! Бары матурлык кына дөньяны афәттән саклый. Шуңа күрә дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын!
Шулай, Мордовиянең һәрбер татар авылында да 2019 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышының 74 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Хәтта Рузаевка районындагы Верхний Урледим - Югары Өрләдем бүген кечкенә генә булып калган авылында да. Авыл халкы һәм якын тирәдәге ун-унбиш кешелек Түбән Өрләдем белән Яку-Яковщина торак пунктларында барлыгы 90га якын кеше яшәсә дә, анда «Үлемсез полк» акциясе узды. Палаевка - Өрләдем авыл җирлеге башлыгы Рахмуков Рифат Рәфик улын аерым билгеләп үтәсе килә; ансыз тантаналы чара үтә алмас иде.
Сугыш, сугыш... кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Югары Өрләдем өчен дә сугыш бик зур зыян китерә. Түбән һәм Югары Өрләдемнән Бөек Ватан сугышы кырларында 160 кеше батырларча вафат булганнар. Якташларыбызның 52се генә исән яки яраланып туган якларына кайткан. Сугыш халыкның яртысыннан артыгын тартып алган! Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз турында хәтер - урамнарыбыз исемендә, истәлек китабына һәрберсенең исеме кертелгән һәм аларның уллары, кызлары, оныклары, оныкчыклары күңелендә мәңгегә сакланачак. Шулай, «Үлемсез полк» ак-циясендә 11 кеше катнашты. Бик аз сан булуга карамастан, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның истәлеге җирле халык күңелендә яши. Әйтеп китәргә кирәк; сугыш кагылмаган гаилә юк бу авылларда. 74 ел элек безнең бабайларыбыз һәм аларның әтиләре Бөек Җиңү яуладылар, безгә тыныч тормыш бүләк иттеләр. Бу язгы май көнендә һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера, патриотизм хисләре барлык буыннар вәкилләрен яулап ала. Бүген дә, олы яшьтәге хөрмәтле Рәисә Хөсәен кызы Саитова, Саид Инәтулла улы Мусалов белән бергә кечкенә генә Самир Саляев та «Үлемсез полк» акциясендә катнашып, Бөек Ватан сугышы тарихта, миллионнарча кешенең язмаларында тирән эз калдырганныгын йөрәкләре аша үткәрәләр. Кечкенә авылның Ватан язмышында тоткан ролен барлап үтәләр.
Бу авыл җирлегендә бүгенге көндә ике тыл хезмәтчәне яши. Кызганычка каршы, 2014 елда Бөек Ватан сугышының соңгы ветераны - В.С.Лапштаев якты дөньядан бакыйлыкка китте, ә районыбызда барлыгы алар унберәү генә исән сау яшиләр.
Тантанада аерым сүз белән авыл җирлеге башлыгы Рифат Рафик улы чыгыш ясады. Ул катнашучыларны гомуммилли бәйрәм, кайгы һәм шатлык бәйрәме белән котлады. Шулай ук ул яшь буынга безнең бабаларыбызның күргән сугыш дәһшәтен беркемгә күрергә язмасын дип теләде. Шуннан соң Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган батыр якташларым исемнәре язылган һәйкәл һәм стелага чәчәкләр куйдык.
Бөек Ватан сугышының 74 еллыгында без шулай катнаштык. Үткәрү күләменә карамастан, беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмый. Киләчәктә «Үлемсез полк» акциясендә катнашучылар саны арта гына барыр дип ышанасы килә. Төп максатыбыз: илдә тынычлык булсын!

Ринат Джедиханов