Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызда әнә шундый гүзәл затлар эшли дә инде.
Кадошкино районы Большие Поляны халкы да фельдшердан бик уңган. Фельдшер-акушерлык пункты фельд-шеры Светлана Петровна Тумпарова иң яхшы бәяләмәләргә лаек кеше. Зур Аланда һәм Насакан Потьмада яшәүчеләр һәрвакыт шундый сизгер медицина хезмәткәре булуына шат. 30 ел хезмәт эшчәнлеге дәверендә Светлана Петровна бик күп кешеләргә тиешле һәм кирәкле медицина ярдәме күрсәтте. Авыл халкы аңа игелекле сүзе, киңәшләре өчен дә, дәвасы өчен дә рәхмәтле. Ул беркайчан да үз вакыты белән санашмый ярдәмгә ашыга. Әйе, авыл фельдшерында буш минутлары була да алмый. Әгәр кешегә начар икән, Светлана табиб тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруга ярдәмгә ашыга; ял көне яки бәйрәм икәнлеген уйламыйча дәвалый, аның өчен иң мөһиме – авыруга ашыгыч ярдәм күрсәтү.
Авыл җирлегендә ФАП - үзенчәлекле мини-поликлиника. Эш авыл җирле-гендә баштан ашкан, хоть отбавляй. Моннан тыш, ул берничә медицина белгечлеген бергә алып барырга тиеш: кан басымын да киметергә, ютәлне дә дәваларга тиеш. Үзе өчен бу ялсыз һөнәрне сайлаган кеше иң яхшысы дип саный һәм аннан башка яши дә алмый башлый. Светлана Петровна белән дә шулай була. Саранск медицина училищесын тәмамлаганнан соң, ул үзенең хезмәт биографиясен Кадошкино Үзәк дәваханәсендә хирургия, процедура һәм пост шәфкать туташы булып башлый. Бу эшләр аңа ошый да һәм аларны булдыра да. Кыскасы, хезмәттәшләренең, авыруларның хөрмәтен яулый.
Бүген Большие Поляны ФАПында Светлана Петровна берүзе эшли. Аңа төрле яшьтәге авыл кешеләре мөрәҗәгать итә, әмма иң еш килүчеләр - хроник авырулары булган өлкән кешеләр, барыннан да бигрәк йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккәннәре, кечкенә балалары булган әниләр. Авыл медигына ике торак пунктта яшәүче 500дән артык кешегә хезмәт күрсәтергә туры килә, шуларның 178-се пенсионер. Уртача алганда, көненә ун кеше мөрәҗәгать итә. Әмма ОРВИ белән авыручылар булганда,  авыл медигына егерме пациент кабул итәргә туры килә. Мәсәлән, авыл ФАПында кабул итүнең бер көнен алыйк... Менә беренче пациентка: Роза Идрисовна Тугушева процедурага килгән. Башта фельдшер авыруның хәлен һәм даруларга реакция турында җентекләп сораша. Роза ханым кичерешләре турында Светлана Петровна белән уртаклаша, ә доктор, үз чиратында, аны игътибар белән тыңлый һәм кирәкле киңәшләр бирә. ФАПтагы процедуралардан соң, фельдшер сабыйлар патронажына киттә. Бер яшькә кадәр өч бала аның карамагында. Нигездә, Светлана Петровна өлкән яшьтәге кешеләргә, балаларга йөри, әмма яшь авыл кешеләре дә нинди дә булса хәлсезлекләре белән еш мөрәҗәгать итә. Аларга да «авыл табибы» ярдәмгә ашыга.
- Безнең фельдшерыбыз – белемле белгеч; сизгер, игътибары, кешелекле Кеше, - ди киләсе рәхмәтле пациенты Сара Ибраһим кызы Долотказина.
Светлана Петровнаны барысы да мактыйлар: игелекле, ачык йөзле, ихтирамлы, яхшы белгеч, диләр. Теләсә кайсы вакытта аңа шалтыратырга була, дип сөйлиләр; ул беркемгә дә ярдәменнән баш тартмый. Пациентларны кабул итү арасындагы тәнәфесләрдә медицина хезмәткәре Светлана Тумпарова үз эше турында, авылда үз сәламәтлегеңне даими рәвештә кайгыртырга кирәклеге, диспансеризацияне вакытында үтәргә тиешлеге турында сөйли, әңгәмәләр үткәрә, диспансеризациягә юнәлтә. Еш кына авыруны үзе Кадошкино поликлиникасына озата бара. Менә шулай авыл медигы эш көненең берничә сәгате уза. Халык белән эшләү кыенлыгын барыбыз да белә, әмма С.П.Тумпарова үз юлын тапкан, хөрмәт яулаган һәм шуның өчен авылдашлары аны кадерли. Тагы Светлана Петровна өч матур кызның искиткеч әнисе, кайгыртучан хатыны, уңган хуҗабикә, дип әйтмәсәк, бу искиткеч игелекле, җаваплы һәм бик тыйнак хатын-кыз турында язмабыз тулы булмас иде. Эш урынында да, үз хуҗалыгында да тулы тәртип.
Июнь аенда Светлана Петровна үзенең Алтын Юбилеен билгеләп үтәчәк. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Һәм бу көнне аңа тагы бик күп җылы теләкләр юлланыр дип ышанам. Әлбәттә, һәркем рәхмәтләрен әйтер. Аңа мондый алыштыргысыз, кирәкле кеше булганы өчен рәхмәт. Чөнки авылда фельдшер - һөнәр генә түгел, ул каты ритмга һәм авыл халкының сәламәтлегенә буйсына торган тормыш рәвеше дә.

Наилә Насырова